Галиев мәчетендә Коръәннең 18-нче җүзе укылды

11 май 2020 ел 14:24
Галиев мәчетендә Коръәннең 18-нче җүзе укылды

Казан шәһәренең Галиев мәчетендә Рамазан-шәриф аеның 1-нче көненнән башланып киткән Коръән хәтем кылу дәвам итә. Бүген көндезге беренче яртыда (12.30) Кәлам Шәрифнең 18-нче җүзе укылды. Танылган татар хафизлары, дин, шәригать белгечләре, мөгаллимнәр изге ай дәвамында Бөек Раббыбызның соңгы Китабын тулысынча укып чыгачак. Хәтем кылуны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәргән булса, шушы көннәрдә аны хафизлар Булат хәзрәт Мөбарәков, Илнур хәзрәт Хәйруллин, хәдис белгече Нурислам хәзрәт Вәлиуллин укыды. Әлеге остазлар Коръән укыр алдыннан шулай ук Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында хәдисләр сөйләп, аңлатмалар бирә. Аннары якынча бер сәгать дәвамында Коръәннең бер җүзен укыйлар. Кәлам Шәриф аятьләрен уку татар халкына ныклап кереп урнашкан «Хафс ган Гасым» кыйраәтендә башкарыла. Шулай итеп, уразаның һәр көнендә барган хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә – 23-нче майда төгәлләнәчәк.

Коръән хәтем кылу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты аша туры эфирда бара. Онлайн-трансляцияне көн саен 12.30 сәгатьтән «Рамазан – 2020: төп сораулар» рубрикасында, шулай ук түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы