Балаларны республикакүләм «Татар азаны» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!

12 май 2020 ел 13:10
Балаларны республикакүләм «Татар азаны» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!

Рамазан ае башында Татарстанда республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе старт алды. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән “Туган тел елы”на багышлана. Конкурс «Рухи моң» республикакүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Хәзерге вакытта 5 ярымфиналның өчесе узды, нәтиҗәдә, финалга түбәндәге катнашучылар чыкты: Казаннан Илдар Кыямов, Чаллыдан Рүзил Ихсанов, Казаннан Булат Шәрипов. Сайлап алу 20-нче майга кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук, әлеге бәйге кысаларында балалар номинациясе дә игълан ителде. Конкурста катнашу өчен 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге малайлар чакырыла. Яшь җиңүчегә төп бүләк буларак велосипед тапшырылачак, ул, моннан тыш, Казанның «Рәхмәтулла» мәчетен ачу тантанасында беренче тапкыр азан әйтү хокукын алачак!

Республика күләмендә үткәрелә торган «Татар азаны» бәйгесендә көчеңне сынар өчен, катнашучыга ТАТАР АҺӘҢе белән әйтелгән азанны видеога яздырып, аны оештыручыларга түбәндәге ысулларның берсе белән җибәрергә кирәк (балаларга азаннарын татар аһәңе белән дә, гарәп аһәңе белән дә яздырсалар була, әмма җиңүчене сайлаганда өстенлек татарныкына бирелечәк).

Аннары язманы оештыручыларга түбәндәге ысулларның берсе белән җибәрү таләп ителә:

1. Instagram социаль челтәрендә (лентага яки сториска) @ruhi.mon аккаунтын билгеләп, #татаразаны хештегы белән видеоны үзеңнең биткә урнаштырырга. Видео астына «Татар азаны» халык бәйгесендә катнашам» дип язарга.

2. Үзеңнең видеоны оештыручыларга директка – @ruhi.mon җибәрергә.

3. Әгәр дә катнашучының Instagram социаль челтәрендә битләре булмаса, ул видеоматериалны бәйгене оештыручының электрон почтасына җибәрә ала – tatarazan@mail.ru.

Компетентлы жюри – дин һәм милли көй өлкәсендәге белгечләр – авазларның дөрес әйтелеше белән үтемле рухи милли яңгырашта азан башкарылуга игътибар итәчәк. Конкурсның максаты – татар азаны әйтелеше үрнәген ачыклау.

Фестивальнең җиңүчесе һәм призерлары дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак. Моннан тыш, «Татар азаны» конкурсында җиңүче буларак, азан көнгә биш тапкыр «Болгар радиосы» эфирында яңгыраячак.

Бәйгедә катнашу өчен өлкәннәрдән гаризалар 2020 елның 15 маена кадәр, ә балаларныкы 20 майга кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (927)-443-34-04.

Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча яки Instagram социаль челтәрендә @ruhi.mon аккаунтында танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы