Мөфти Казанның мохтаҗлар өчен приютын карады: биредә нәзарәт сукбайларга ярдәм күрсәтә

12 май 2020 ел 17:55
Мөфти Казанның мохтаҗлар өчен приютын карады: биредә нәзарәт сукбайларга ярдәм күрсәтә

Бүген, Рамазан аеның 19-нчы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкалабызның Борһан Шаһиди урамы, 26-нчы йорт адресы буенча урнашкан “Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү” комплексы эшчәнлеге белән танышты. Рамазан ае дәвамында «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» тарафыннан оештырылган биредәге комплекста мохтаҗларга һәм сукбайларга ярдәм күрсәтү эше көчәйтелде. Аеруча ризык белән тәэмин итү өлкәсендә. Шул уңайдан, Камил хәзрәт шәхсән үзе Республикакүләм ифтар җыелмаларын мохтаҗларга өләшеп чыкты. Ланч-боксларга гадәттәгечә хөрмә җимеше, бер шешә су, өчпочмак, чәк-чәк, итле икенче ашлар керде. Әлеге комплекска килеп, ифтар ризыкларын алучы ярдәм мохтаҗ затлар мөфти хәзрәткә, нәзарәткә, хәйрия чараларын оештыручыларга тирән рәхмәтләрен белдерделәр. “Ярдәм итүчеләргә рәхмәт, безгә бик нык булыштылар. Аллаһы Тәгалә эшләгән изгелекләрен меңе белән кайтарсын. Хәлебезне белешеп, бик җылы каршы алалар. Мин 1998 елдан бирле ураза тотам, Аллаһыга шөкер”, – диде 59 яшьлек Казаннан Гөлсинә апа. Аның сүзләрен шулай ук янәшәдә торган 66 яшьлек Рәхимә апа да хуплады: “Пешергән ризыклары бик тәмле, миңа бик ошый. Авыр хәлдә калган, тормыш хәлләре начарланган гаиләләргә ярдәм итәләр”.

Республикакүләм ифтар җыелмалары таратылганнан соң, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте әзерләп алып килгән пылау һәм җиләк-җимеш өләшенде. Ризык барлык теләүчеләргә дә җитте, алар шатланып-куанып ифтар кылырга өйләренә ашыкты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ярдәме белән VIII Республикакүләм ифтар кысаларында әлеге үзәккә көн саен 400-гә кадәр ифтар җыелмалары тапшырыла. Моннан тыш, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» хезмәткәрләре, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте белән бергәлектә, өстәп көн саен тагын 400 порция күләмендә кайнар ифтар ризыгы таратуны оештыра. Шулай итеп, приютта бер көндә ким дигәндә 800-гә якын мохтаҗ кешене кайнар ифтар ризыгы белән тәэмин итү мөмкинлеге тудырыла.

Сукбайларны кайнар ризык белән тәэмин итүдән тыш, Камил хәзрәт әлеге комплекска сәфәре барышында аларны көндәлек һәм өске киемнәр белән тәэмин итү буенча алып барылган эшчәнлек белән дә танышты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм республикабызның башка мәчетләрендә җыелган киемнәр “Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү” комплексы аша тиз арада ярдәмгә мохтаҗ категория кешеләргә тапшырыла. Шушы көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан йорт-җирсез калган, сукбай кешеләргә юыну мөмкинлеге тудыру өчен өстәмә бер павильон бүләк ителде. Моннан тыш, мохтаҗларга телефон элемтәсеннән файдалану, аларны эшкә урнаштыру, югалган документларын торгызуда ярдәм итү, юридик консультацияләр һ.б. хезмәтләр күрсәтү оештырыла. Ярдәм аз керемле гаиләләргә, наркомания һәм алкоголизм чирләреннән интегүчеләргә дә күрсәтелә.

Комплексның эшчәнлеге «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» Автономияле коммерцияле булмаган оешма белән Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте арасында төзелгән килешү нигезендә алып барыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы