4 авыру бала өчен акча җыелып бетте! Әмма «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе дәвам итә

13 май 2020 ел 13:00
4 авыру бала өчен акча җыелып бетте! Әмма «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе дәвам итә

Изге Рамазан ае тәмамланырга әле 11 көн калса да, «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе кысаларында 4 авыру балага Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән акча җыю инде төгәлләнеп бетте. Сәдака һәм зәкәт, 7715 номерына җибәрелгән смслар аша тупланган акча Дәлил Вәлиев (3 яшь), Константин Баранов (4 яшь), Камилла Киреева (21 яшь), Руфат Агаевның (13 яшь) дәвалану хакын капларга җитә.

Яшь кенә булсалар да, бу балаларга куркыныч диагнозлар куелган: авыр формадагы ДЦП, гипертензия-гидроцефаль синдромы һәм кан тамырлары шеше... Коточкыч хәлләренә  карамастан, алар батырларча сәламәтлекләре өчен көрәшәләр. Әти-әниләре матди яктан авырлыклар кичергәнгә, республиканың бар битараф булып читтә калмаганнарга  мөрәҗәгать иттеләр.  Халыкның актив катнашуы, мөселман өммәтенең бердәмлеге хөрмәтенә акча кирәккәннән күбрәк тә җыелды! Кыска вакытта бөтен сумма шушы дүрт баланы дәвалау, тернәкләндерү өчен махсус клиникаларга күчереләчәк. Моннан тыш, “Зәкәт” хәйрия фонды тагы дүрт балага ярдәм итәр өчен хәйрия акциясен дәвам итәргә карар кылды.

Ярдәмгә мохтаҗ беренче авыру бала – Лия Хамитова. Аңа 6 яшь. Туганда ул башка балалардан берни белән дә аерылмаган. 6 айда эченә әйләнеп ята башлаган, әмма соңрак кыенлыклар туган: башта утыра алмаган, аннан 1 яшь тә 3 айда гына үрмәләп йөри башлаган. МРТ баш миенә зыян килүне күрсәткән. 2016 елда кызчыкка диагноз куелган: ДЦП-ның атоник-астатик формасы, психо-сөйләм үсешенең тоткарлануы. Әнисе Инна баланы үзе генә үстерә. Билгеле сәбәпләр аркасында гаиләдә акча һич җитми. Кечкенә Лиягә тернәкләндерү курсы кирәк. Кирәкле сумма – 60’000 сум.

Ярдәмгә мохтаҗ икенче баланың исеме Аишә Дәүләтова. Аңа 10 яшь. 1,5 айда сабыйның температурасы күтәрелә, һәм өченче көнне ул комага эләгә. Табиблар юаныч калдырмаслык диагноз куялар – вирус энцефалиты. Аишә комадан чыкканда һич селкенә алмаган, түшәмгә генә карап яткан, авазларга да, кагылганга да җавап бирмәгән. Кызчык 3 ай реанимациядә уздырган, аннан тагы ярты ел палатада яткан. Соңыннан озак дәвалану һәм тернәкләндерү еллары башланган.  Сабый бала әкренләп аңына килә башлаган. Хәзер ул йөри дә, басып та тора алмый. Дүртаяклап, кайвакыт утырып кына йөри. Акылы тулы, сөйләмендә дә җитешсезлекләр юк. Аишә өйдә укый, инде өченче сыйныфта.  Ул акыллы һәм кешеләр белән аралашырга ярата, матур, мөлаем, чиста йөрәкле кыз. Ел саен Аишә Коръән уку бәйгеләрендә катнашырга тырыша, мактаулы урыннар ала. Аның хыялы – аякка басарга һәм үзе кебек балаларга ярдәм итәргә. Аишәнең гиләләрендә 6 бала, абый-апалары нурлы сеңелләрен бик ярата. Җыярга кирәкле сумма – 60’000 сум.

Ярдәмгә мохтаҗ өченче бала – Мөхетдинов Данияр. Бу ачык күңелле балага 4 яшь. Әнисе баланы бик авыр тапкан, шуннан соң да сабыйга бер исемлек диагноз куелган: ДЦП; аяк-куллар эшчәнлеген киметә торган спастик тетрапарез; бит, кул һәм бармак мышцаларын дөрес эшләтми торган икеләтә атетоз, баш миенең кабыгы функцияләренең үсешенең артта калышы; эпилепсиягә үзенчәлекле баш миенең активлыгы. Данияр безнең өчен гади тоелган көнкүреш хәрәкәтләрдән мәхрүм: ул үзе утырып та, басып та тора алмый, дүртаяклап та, басып та йөри алмый, сөйләшә дә алмый... Әти-әниләре сабыйны төрле тернәкләндерү курсларына йөртә, алардан файда да күрә: Данияр тәгәрәп йөрергә өйрәнгән, кул моторикасы яхшырган, арка мышцалары ныгыган. Әмма гаиләдә акча курсларга да, башка күп нәрсәләргә дә җитми. Алар ярдәм сорыйлар. Чираттагы курс 60 '000 сум тора.

Ярдәмгә мохтаҗ дүртенче бала – Данил Климов, аңа 6 яшь. Баш миенең әле бала корсакта булган чакта зарарлануыннан тыш, сабый эпилепсия белән интегә, психомотор усештә артта кала. Эпилептик бумадан соң Данил бөтен рефлексларын югалта, хәтта бармагын да селкетә алмый. Гомере буе балакай гади көнкүреш хәрәкәтләрен өйрәнүдә уздыра. Тернәкләндерү курслары Данилга үрмәләп йөрергә, тотынып кына аяк атларга, 4 сүз әйтергә өйрәнергә булышты. Киләсе курс 60’000 сум тора, һәм баланың әнисендә ул, әлбәттә, юк. Данил сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Иң яхшы сәдака – Рамазан ае сәдакасы”. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул кылсын!

Әлеге авыру балаларга ярдәм итүнең биш юлы бар:

Беренчесе: отправить SMS-сообщение с одним словом САДАКА на номер 7715. Стоимость сообщения 50 рублей.

Икенчесе: в SMS-сообщении написать слово САДАКА оставить пробел и указать нужную сумму, например САДАКА 300. В этом случае со счета мобильного телефона будут списаны 300 рублей.

Өченчесе: карта Сбербанка 5336 6900 3516 7669 (сотрудник фонда «Закят» Альметов Ильнур Махмутович).

Дүртенчесе: средства можно перечислить на счет, реквизиты указаны ниже.

Полное наименование организации

Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации

Фонд «Закят»

Генеральный директор

Марданов Булат Раифович

ИНН

1655068682

КПП

165501001

ОГРН

1091600003153

Банк

ПАО «Ак барс» банк

К/с

30101810000000000805

Р/с

40703810400020000071

БИК

049205805

Юридический адрес

420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес

420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон

8(987)225-33-22

В назначении платежа указать – «ДЕТЯМ»

Бишенчесе: Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703.810.3.62190000764

БИК 049205603

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Назначение платежа - "детям"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы