Ютазы мөхтәсибәтендә янган мәчетне торгызу өчен акча җыю тәмамланды!

15 май 2020 ел 11:08
Ютазы мөхтәсибәтендә янган мәчетне торгызу өчен акча җыю тәмамланды!

Рамазан-шәриф ае барган көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды сезгә сөенечле хәбәр җиткерә. Ютазы районы Иске Каразирек авылында янган мәчет бинасын төзекләндерү өчен акча җыю тәмамланды. Шулай итеп, ремонт-төзекләндерү эшләренең беренчел этабына 750 000 сум тапшырылды. Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелә, ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирә. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып калган. Бинаның стенасы корылган, хәзер түбә ябу эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез, 4 апрель көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыккан. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күргән һәм тулысынча диярлек янып беткән. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән. 

Хөрмәтле мөселманнар, дин кардәшләребез! Мәчетне төзекләндерүгә керткән ярдәмнәрегез өчен киң рәхмәтләребезне җиткерәбез. Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Кош оясы хәтле зурлыкта мәчет төзүчегә дә Аллаһы Тәгалә Җәннәттә йорт төзер».

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы