Мөфти «Сәлах» мәчетендә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү барышы белән танышты

16 май 2020 ел 14:37
Мөфти «Сәлах» мәчетендә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү барышы белән танышты

Бүген, Рамазан аеның 23-нче көнендә (16-нчы майда), Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәренең «Сәлах» мәчетендә булды. Ул биредә мәхәллә активы һәм иганәчеләр ярдәме белән тормышка ашырылучы “Ифтар на дом” дип исемләнгән хәйрия акциясе барышы белән танышты. Татарстан мөфтиен мәчет имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев каршы алды һәм Рамазан ае башыннан биредә азык-төлек җыелмаларын өйгә китереп тапшыру буенча оештырылган проект белән таныштырып үтте. Казан шәһәре чигендә урнашкан “Сәлах” мәчете узган җәйдә генә ачылган булуга карамастан, җирле халык һәм мәчет хезмәткәрләре ярдәме белән атна саен шимбә көнне йөз коробка азык-төлек җыелмалары әзерләп тутырыла һәм мохтаҗларга, гарипләргә, авыр хәлдә калучыларга, чит төбәкләрдән килгән студентларга тапшырыла. Бер тартмага тутырылган ашамлыкларның якынча бәясе өч мең сумга чыга. Ул бер гаиләгә ким дигәндә бер атна, күп дигәндә бер ай туклану өчен җитә. Аңа түбәндәге ризыклар керә: чәй, он, хөрмә, төрле ярмалар (карабодай, дөге, солы), шикәр комы, хәлвә, сгущенка, сыер мае, төрле консервалар, печенье, йомырка, көнбагыш мае, колбасалар керә. Ашамлыкларны бүлү, тутыру, коробкаларга салу “Сәлах” мәчетенең яңа сафка баскан ашханә бинасында башкарыла. Әлеге эшләрне башкару өчен атна саен Зур Клыки, Константиновка бистәсе, “Весна” торак комплексында яшәүче унбишкә якын волонтер хезмәт куя. Шулай итеп, Рамазан ае башыннан әлеге акция барышында ифтар җыелмаларын дүрт атна рәттән Казан, Алабуга, Әлмәт, Чаллы шәһәре, Мөслим районы мохтаҗларына, Россия ислам институты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә өләштеләр. Әлеге изге эштә теләгән һәркем катнаша ала. Биредә ярдәм кулы сузучылар игътибарсыз калмый, тартмалар эченә өлеш кертүчеләрнең исеме языла. Ярдәмне кабул итеп алучылар исә, үз чиратында, хәйрия ризыкларын тапшыручыга дога кыла.

“Сәлах” мәчетенә сәфәре барышында мөфти хәзрәт биредә оештырылган социаль эшчәнлеккә зур соклануын белдерде. Ул әлеге хәйрия чараларының киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде. Тиз арада Рамазан аена өлгертелгән ашханәнең изге гамәлләр башкару өчен хезмәт кылуына соклануын яшермәде. Камил хәзрәт биредә хезмәт куючы волонтерлар белән аралашты. Башкалардан аермалы буларак, әлеге егетләр азык-төлекне коробкаларга тутырудан тыш, аны үз машиналарында мохтаҗларга илтеп тә бирәләр.

Яшьләр Камил хәзрәт белән хәйрия акцияләрендә катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Мөфти хәзрәт аларга «Сәлах» мәчетенең социаль башлангычларына битараф булмаганнары өчен рәхмәтен белдерде һәм мохтаҗларның күңелен күрү өчен игелекле гамәлләр кылуның мөһимлеге турында кыска нәсыйхәт сүзләрен җиткерде:

– Үзенең хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тотучыныкы кадәр савапны алыр, әмма уразалы кешенең савабы кимемәс». Шул ук вакытта без Рамазанда һәр игелекле гамәлнең 700гә һәм аннан да күбрәккә тапкырлануын беләбез. Иртә таңнан кичкә кадәр, ураза тоткан хәлдә, бары Аллаһы ризалыгы өчен игелекле гамәлләр кыласыз! Ә Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына ирешү өчен, адәм баласына кайвакыт бер гамәл кылу да җитә. Без нәкъ менә кайсы гамәлебезнең Аллаһының ризалыгына ирешүгә сәбәпче булачагын белә алмыйбыз, шуңа күрә изге гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылырга кирәк. Бигрәк тә Рамазан аенда, ул безгә Аллаһының рәхмәтенә никадәр өмет бүләк итә бит! Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, чөнки киләсе Рамазанга кадәр яши алачагыбызга беребездә дә гарантия юк. Аллаһы Тәгалә тырышлыкларыгызны кабул итсен һәм сездән разый булсын!

Исегезгә төшерәбез, республикабызда Рамазан ае башланганнан бирле имамнарның шәхси тырышлыгы белән азкеремле кешеләргә көн саен уртача 3 меңнән артык ифтар һәм ризык җыелмалары әзерләп таратыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы