Рамазан аеның 26-нчы көнендә (19-нчы майда) Кукмара мәдрәсәсендә быелгы чыгарылыш шәкертләренең бер өлеше Диплом эшләрен якладылар. Санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, чара онлайн режимда — видеоэлемтә аша оештырылды. Мәдрәсә мөгаллимнәре белән бергә шәкертләрнең чыгышларын Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин да бәяләде. Мөфтият вәкиле мәдрәсәне тәмамлаучыларның фәнни эшчәнлек нәтиҗәләренә югары бәя бирде.
Кукмара мәдрәсәсендә диплом эшләре якланды
20 май 2020 ел 10:06
Соңгы яңалыклар
“Рамазан. Ураза: иң еш бирелә торган сораулар”: “Хозур” нәшриятында татар һәм рус телләрендә яңа китап чыкты
07 март 2023 ел 10:32
Нәзарәт биналарны бизәү буенча “Нурлы Рамазан” республика бәйгесе хакында искә төшерә
07 март 2023 ел 09:31
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы