Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөфтие мөрәҗәгате

21 май 2020 ел 08:24
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөфтие мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү көне белән ихлас күңелдән тәбриклим. Халык хәтерендә гасырлар буе сакланып килгән бу олы вакыйга татарлар һәм күпмилләтле илебез тарихында чын мәгънәсендә бөек көннәрнең берсе булып тора.

Борынгы бабаларыбыз, милләтебез язмышында шушы иң мөһим карарны кабул итеп, безгә Раббыбызның рәхмәтенә - Рәсүлебез Мөхәммәтнең ﷺ өммәте булу бәхетенә ирешергә мөмкинлек бирде. Ислам татарларга бай рухи мәдәният, гыйлемлелек, Аллаһы Тәгалә кануннарына нигезләнгән әхлакый кыйммәтләр алып килә. Гасырлар буе динебез безгә кыен мәлләрдә юаныч һәм терәк, Ватаныбыз иминлеген саклаганда һәм халкыбызга хезмәт иткәндә көч-куәт, куанычлар бүләк иткән... Һичшиксез, Ислам татарларга милләт булып формалашырга һәм сакланырга ярдәм итте. Без бүгенге көнгәчә шушы какшамас нигездә нык басып торабыз, динебез исә безне юнәлтеп торучы якты йолдыз булып хезмәт итә.

Әлбәттә, Раббыбызның тәкъдире белән, илебез бөтен дөньяга милләтләр һәм диннәр арасында татулык үрнәге булып тора. Шушы күркәм үзенчәлегебезнең чишмә башы 922 елда Идел ярларында булган вакыйгаларга барып тоташа. Шуңа күрә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителү көне татарлар өчен генә түгел, Россиянең башка мөселман халыклары өчен дә, шулай ук күпмилләтле Ватаныбызны кадерләп яшәгән һәркем өчен мөһим. Күңел түрләребездән ата-бабаларызга карата булган рәхмәт һәм алар сайлаган юлга тугрылык хисләрен юкка чыгару мөмкин түгел. Борынгы Болгарның халкыбызга көч бирүче, безне яңа үрләргә илһамландыручы рухи чыганак булуын без һәрчак истә тотарбыз.

Шушы истәлекле көндә барлык дин кардәшләребезгә Раббыбыз Аллаһның рәхмәтен, иман ныклыгын, иминлек, сәламәтлек, рухи көч, игелекле гамәл һәм хәерле ниятләрдә бәрәкәт телим!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы