Татарстан мөфтие Коръән хәтем кылуны төгәлләде

23 май 2020 ел 15:16
Татарстан мөфтие Коръән хәтем кылуны төгәлләде

Бүген, Рамазан-шәриф аеның соңгы көнендә (23-нче майда), Галиев мәчетеннән туры эфирда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итте һәм Коръәнне хәтем кылуны – Изге Китапны тулысы белән укып чыгуны төгәлләде.

Татарстан мөселманнары башлыгы искәрткәнчә, Коръән ае дип кабул ителгән Рамазан ае тәмамланырга санаулы сәгатьләр калды. Мөфти хәзрәт дин кардәшләребезне шушы вакытны мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрергә, Кәлам Шәриф укырга чакырды. Аннары Камил хәзрәт Коръәннең соңгы – 30-нчы җүзен (“Гаммә”) укыды, аятьләр тәмам булганнан соң хәтем догасын кылды. Шул рәвешчә, Аллаһы Тәгаләнең Китабын тулысынча уку төгәлләнде.

Исегезгә төшерәбез, бер ай дәвамында көн саен танылган татар хафизлары, дин, шәригать белгечләре, мөгаллимнәр бер җүз күләмендә Бөек Раббыбызның соңгы Китабын укыды. Хәтем кылуны уразаның беренче көнендә, 24-нче апрельдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде, соңрак хафизлар Булат хәзрәт Мөбарәков, Илнур хәзрәт Хәйруллин, хәдис белгече Нурислам хәзрәт Вәлиуллин кушылды. Әлеге чара барышында Коръән укыр алдыннан Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында хәдисләр сөйләп, аңлатмалар бирелде. Коръән уку көн саен 12.30 сәгатьтә башланды һәм якынча бер сәгать дәвам итте. Кәлам Шәриф аятьләрен уку татар халкына ныклап кереп урнашкан «Хафс ган Гасым» кыйраәтендә башкарылды.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”.

Мөмкинлектән файдаланып, туры эфир барышында республикабыз мөфтие Ураза бәйрәме якынлашу уңае белән татарстанлыларга, дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итте:

– Безне мәчетләрдә тәравих намазлары укудан һәм җәмәгать белән ифтар кылудан мәхрүм иткән пандемиянең катлаулы чоры Рамазан аена туры килүгә дә карамастан, без изге айны лаеклы рәвештә үткәрә алдык. Пәйгамбәр ﷺ әйткән: “Рамазан аенда ихлас ышану белән һәм Аллаһыдан әҗер-савап ирешүгә өмет баглап ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр”. Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен бары тик Галиев мәчетендә һәм Live форматында гына үткәрү турында карар кабул итте. Без дин кардәшләребезгә туры эфирда бәйрәм вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәкбез. Гает вәгазенең туры трансляциясе иртәгә, якшәмбе көнне, “ТНВ” телеканалы, Нәзарәтнең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның  YouTube-каналында узачак. Трансляция сәгать 6.30-да башлана.

Камил хәзрәт дин кардәшләребезгә Ураза бәйрәме җиткәнче фитыр сәдакасы бирергә кирәклеген искә төшерде һәм гает-намазының Татарстан мәчетләрендә укылмауның сәбәпләрен аңлатты:

– Хәнәфи мәзһәбе буенча гает намазы вәҗиб булып санала. Шуңа аның хакыйкыйлык шартлары җомга намазын укыганда үтәргә кирәк булган шартлар белән тәңгәл килә.  Эпидемия таралу чорында җомга һәм гает намазларын җәмәгать белән укуның мәҗбүрилеге гамәлдән чыга. Һәм бу намазның икесе дә мәчеттә башкарылырга тиеш булгач, гает намазын өйдә уку вәҗиб түгел. Димәк, гает кебек намазларны өйдә уку шарт булып тормый. Фикһ (ислам хокукы) турындагы китапларда килеп туган вәзгыятьтә ике яки дүрт рәкәгать нәфел намазын гает намазы укылырга тиеш булган вакытта укырга киңәш ителә. Аллаһ Раббыбыз гыйбадәтләребезне кабул итсен. Әмин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы