Татарстан Республикасы Президентының Ураза бәйрәме уңаеннан ТӘБРИКЛӘВЕ

24 май 2020 ел 05:33
Татарстан Республикасы Президентының Ураза бәйрәме уңаеннан ТӘБРИКЛӘВЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Дөньядагы миллионлаган мөселман  бу изге көндә карашын нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештерә, игелекле гамәлләре аша мәңгелек рухи хәзинәләрне үзенә маяк итә, җан тынычлыгы таба, гөнаһлардан һәм начар ниятләрдән тәүбә итә. Мөэминнәр Рамазан ае буена ураза тотып, ихластан дога кылып, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып зур әзерлек белән каршы алган бу олы бәйрәмне, вакытлы кыенлыкларга карамастан, лаеклы төстә уздырырлар дип ышанам.

Бүген бездән түземлек, акыллы, уйланылган гамәлләр, дөрес карарлар кабул итү сорала. Катлаулы бу заманда Коръән Кәримдәге илаһи сүзләр аерым мәгънә белән сугарыла: «И, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша (Аллаһы Тәгаләдән) ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән». Республика мөселманнарына, православие дине һәм башка традицион диннәр вәкилләре белән беррәттән, Раббыбыз һәм җәмгыятебез алдындагы зур җаваплылыкны тулысынча аңлаулары, кешелеклелек һәм күркәм күршелек идеалларына тугры калулары өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Быел күбебез мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә, өлкәннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә рухи һәм матди булышлык күрсәтте, зур социаль әһәмияткә ия булган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» дигән иҗтимагый башлангыч кысаларында ифтар ризыклары җыелмаларын хәстәрләүдә шәхсән катнашты. Ураза бәйрәмен якты хисләр,  җан җылысы хакимлек иткән шартларда гаиләләребез, якыннарыбыз белән уздыру безнең тагын да якынаюыбызга, әхлакый яктан тагын да камилләшүебезгә бәрәкәтле этәргеч бирер, үсеш һәм алгарыш хакына эшчәнлеккә көч өстәр дип ышанам.  

Сезнең һәрберегезгә Аллаһыга күңел баглаудан үзен бәхетле хис итеп, якты өмет белән, тынычлыкта, иминлектә яшәвегезне, яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телим! Бәйрәм мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы