"Хуш, Рамазан": Татарстан мөфтияте вәкилләре изге Рамазан ае нәтиҗәләрен игълан итте

25 май 2020 ел 16:35
"Хуш, Рамазан": Татарстан мөфтияте вәкилләре изге Рамазан ае нәтиҗәләрен игълан итте

Бүген, Шәүвәл аеның 2-нче көнендә (25-нче майда), «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Рамазан-2020 нәтиҗәләре хакында матбугат очрашуы узды. Гомумән алганда, Татарстанда Рамазан түбәндәге төп нәтиҗәләр беләне тәмамланды: 12 авыру балага матди ярдәм күрсәтелде, мохтаҗларга 180 000 ризык һәм ифтар-җыелмалыры таратылды, Ютазыда янган мәчет торгызылды һәм 5 тонна фитыр сәдакасы тапшырылды. Шушылар хакында массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, «Туган авылым» милли-туристик комплексы директоры Радик Абдрахманов, Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов, Диния Нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова җавап бирде.

Катлаулы санитар-эпидемиологик чорга туры килгән Рамазан ае барышында тормышка ашырылган күпсанлы эшчәнлек, төп үзенчәлекләр хакында беренче булып Равил хәзрәт Зөфәров таныштырып үтте. Ул шушы мөбарәк айның фазыйләтләрен янә бер кат аңлатып, “Даруль ифта” call-үзәгендә эшнең кайнап торуы, пандемия чорында башланып киткән онлайн дәрес-лекцияләрнең зур колач белән узуы, уразаның беренче көненнән старт алган Коръән хәтем кылуның уңышлы үтүе, VIII республикакүләм ифтарның төп үзенчәлекләре һ.б. башлангычлар турында сөйләп китте:

– Иң беренче чиратта пандемия шартларында Рамазан аен үткәрү тәртибе Татарстанның мөселман җәмәгатьчелегендә бик күп сораулар тудырды. Халык арасында аңлату эшләре алып бару өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Даруль ифта” call-үзәге көндәлек эшчәнлеген көчәйтелгән режимда алып барды. Рамазан аеның беренче көнендә генә изге айны үткәрүне оештыру, ураза тоту, намаз вакытлары үзгәрү һәм башка мәсьәләләр буенча 100-дән артык мөселман мөрәҗәгать итте. Рамазан ае барышында шәригать белгечләре 1500дән артык шалтырату һәм мөрәҗәгатьне эшкәртте.

Равил хәзрәт үз чыгышында ассызыклап узганча, мәчетләргә йөрү һәм массакүләм чаралар үткәрүне тыю Рамазанның шатлыгын сүндерсә дә, ул мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә гомуми теләктәшлек күрсәтү өчен киртә була алмады. Ифтар ризыклары һәм азык-төлек җыелмаларын тарату Татарстан мөхтәсибәтләрендә киң масштабта һәм зур колач җәеп үткәрелде. Әлеге эшкә имамнар җиң сызганып кереште һәм тиз арада халыкның мохтаҗ катламнарына иң кирәкле азык-төлек белән тутырылган пакетлар өләшүне уңышлы башлап җибәрде. VIII Республикакүләм ифтар һәм «Ярдәм» мәчетенең «Дорога жизни» дип аталучы хәйрия чараларыннан тыш, республика имамнарының шәхси тырышлыгы белән һәм аларның иганәчеләр белән актив багланышлары аркасында, аз керемле кешеләргә көн саен уртача 3 меңнән артык азык-төлек җыелмалары әзерләп таратылды, бу ай дәвамында 90 000 ризык пакетларын тәшкил итә. Гомумән алганда исә, VIII Республикакүләм ифтарны оештыручылар, “Ярдәм” мәчетенең “Дорога жизни” акциясе һәм Татарстан имамнары ярдәме белән республикада мохтаҗлар 180 мең азык-төлек пакетлары һәм ифтар-җыелмалары белән тәэмин ителде. Матбугат очрашуында мөфти киңәшчесе бу эштә аеруча зур активлык күрсәтүчеләрне санап узды, рәхмәтләрен белдерде. Казанда үз көчләре һәм иганәчеләр ярдәме белән «Кабан арты»,  «Салихҗан», «Гаилә», «Динислам», «Иман нуры», «Тынычлык», «Сәлах», «Мәрҗани», «Рәхмәтулла» кебек мәчетләр, шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Алабуга, Теләче, Мөслим, Әлмәт, Арча, Норлат, Зәй, Балтач һ.б. мөхтәсибәтләре актив шөгыльләнде. Равил хәзрәт мохтаҗларга өләшенгән тартмаларның бәясенә дә тукталды: бәясе – 155 сумнан алып 3000 сумга кадәр. Мохтаҗ кешеләрнең аеруча түбәндәге категорияләренә игътибар юнәлтелде: инвалидлар, ялгыз олы яшьтәге өлкәннәр, күп балалы гаиләләр, ятимнәр, ялгыз аналар, чит ил студентлары, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр.

Быелгы елны ризыклны әзерләп тарату белән яңа формат сайланып, бик уңышлы узган VIII Республикакүләм ифтарны оештыру нечкәлекләре хакында “Туган авылым” милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов сөйләде:

- Күреп торасыз ки, пандемия шартларында эшмәкәрләр үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ булуларына карамастан, хәйриячек эшенә бик теләп кушылдылар. Быел “100-еллык ифтары” исеме астында узган зур проектны елдагыча ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы гамәлгә ашырды. Санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә ифтар ризыкларны бары өйгә китереп бирү рәвешендә генә башкарылды һәм халыкның мохтаҗ катламнарын гына күздә тотты. 30 көн дәвамында ифтар җыелмалары 30 000 мохтаҗ кешегә – Татарстанның 40 районына, Казанның 60 мәчетенә һәм 10 социаль учреждениегә тапшырылды. Ифтар җыелмаларын әзерләү өчен 7 тонна ит, 5 тонна яшелчә, 4 тонны җиләк-җимеш, 1 тонна ярма, 1 тонна макарон эшләнмәләре, 18 мең йомырка, 4,5 тонна татлы ризык һ.б. сатып алынды.

Журналистлар бер ланч-боксның бәясе белән дә кызыксынды. Сорауга җавап биреп, Радик Мөхәрләм улы, бу эшне оештыруга үзләреннән шулай ук өлеш керткән имам-мөхтәсибләргә, волонтерларга рәхмәтләрен җиткерде: “Бер ифтар җыелмасының уртача бәясе 300 сумны тәшкил итте. Без, эстетиканы саклап, пакетлар кулланудан баш тарттык. Авыз ачу өчен әзерләнгән ризыклар матур итеп тартмага салынды, бу исә машина ярдәмендә күчереп йөрткәндә ашамлыклар изелмәсен, сытылмасын һәм түгелмәсен өчен эшләнде. Ресторан ничек хезмәт күрсәтә – барысы да югары дәрәҗәдә оештырылды. Имам-мөхтәсибләр ифтар җыелмаларын алыр өчен вакытында килде, алай гына түгел, алар буш кул белән килмичә, кишер, суган, бәрәңге кебек яшелчәләр дә төяп алып килделәр. Мөхтәсибләргә зур рәхмәтемне җиткерәм – аларның шушы ярдәме белән чыгымнарны киметә алдык. Эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм биреп җибәргәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелде: 1,5-2 метрлык социаль дистанция сакланды, көн саен барлык волонтерлар һәм оештыручылар көн саен перчатка, битлек, халатлар, антисептиклар белән тәэмин ителде”. Радик Абдрахманов аерым рәхмәт сүзләрен волонтерларга һәм аларны оештыру өчен күп көч куйган Татарстан мөфтиятенә, һәрвакыт элемтәдә булган Айгөл Биктимировага рәхмәтен белдерде.

Нәзарәтнең волонтерлык хәрәкәтендә көч куючыларның тырышлыгы, булдыклылыгы, оешканлыгы хакында социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова тукталып үтте:

– 30 көн дәвамында VIII Республикакүләм ифтарны оештыруда 17 яшьтән 40 яшькә кадәрге 500дән артык волонтер катнашты. Волонтерларның Аллаһы ризалыгы өчен башкарылган бер эш көне 5 сәгать дәвам итте. Без бер ай дәвамында берләшеп, дус-тату эшләгәнебезне күрсәттек. Шушы бергәлекне, якынлыкның дәрәҗәсен тоеп, яшьләр үзләре дә соңыннан “Бер көндә эшләүгә караганда ай буе эшләве җиңелрәк” дип тә әйттеләр. Быел бары Казанда яшәүче волонтерлар гына хезмәт куйды. Студентлардан тыш, ихтыярчылар булып буш вакыты булган башка һөнәр кешеләре дә кушылды. Мин барысыннан да канәгать, Аллаһы һәрберсеннән разый булсын!

Журналистлар киләчәктә нәзарәтнең кайсы форматны хуплавы белән дә кызыксынды журналистлар. “Унбиш-егерме мең халыкны бер урынга җыеп бер тапкыр ифтар уздыруның чыгымнары күп, мораль яктан авыр, ләкин аның эстетик мөмкинлекләре зур. Бергәләп намазга басабыз, бергә дога кылабыз. Әмма 30 көн эшләве күңеллерәк. Иң мөһиме – ниятебез дөрес булсын!” – дип уртаклашты Айгөл ханым. Оештыручылар, ифтарлар оештыру тарихында, быел бернинди дә ризасызлык ишетмәүләрен ассызыклап уздылар. Радик Абдрахманов билгеләп узганча, ифтар җыелмалары ланч-бокслар тутырып, суыткычларга җибәрелде: "Ризыкны бозылудан сакладык. Ышанабыз ки, киләсе елга ифтарны традицион форматта үткәрербез дип ышанабыз. Без катнашучылар саны, аны кайда үткәрү турында уйлыйбыз, чөнки Рамазан ае салкынрак вакытка күчә бара. Шуңа киләсе елга без аны “Ак Барс Арена” стадионында, ә бәлки башка мәйданчыкта үткәрергә мөмкинбез. Без аны, әлбәттә, үткәрәчәкбез. Безнең хәзер ифтарны традицион форматта да, пандемия шартларында да үткәрү тәҗрибәбез бар".

Ул шулай ук 1000 тартманың РКБ һәм ДРКБ табибларына җибәрелүен һәм эшнең Рамазан ае беткәннән соң да дәвам итүен җиткерде.

Быел “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны зур колач белән узды. Бу хакта нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов таныштырып узды:

– Җыелган акчалар 12 авыру балага дәваланыр өчен түләргә, Ютазы районы Иске Каразирек авылында үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында янган мәчетне торгызырга тотылды. Моннан тыш, 5,5 тонна азык-төлек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан республикабызның 915 аз керемле гаиләсенә фитыр сәдакасы рәвешендә таратылды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан азык-төлек күчтәнәчләре 110 ветеранга тапшырылды. Ә үз-үзеңне читләштерү режимы чорында, Рамазан ае башланганчыга кадәр, 31-нче марттан башлап “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 290 азык-төлек җыелмасы тапшырды. Бу эшкә шулай ук “Игелекле Казан”, “Туган авылым” милли комплексы һәм “Төзелеш” ҖЧҖ кебек партнерлар 86 җыелма белән ярдәм итте.

Булат Рәиф улы изге эштә катнашучыларга, аерым алганда азык-төлекне тарату белән шөгыльләнүче автоволонтерларга рәхмәтен җиткерде һәм пандемия вакытында онлайн рәвештә фитыр сәдакаларын җибәрүчеләрнең аеруча күп булуын билгеләп үтте.

Быелгы Рамазан аеның тагын бер күркәм вакыйгасы булып, үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында Ютазы районы Иске Каразирек авылында нигезенә кадәр янган мәчетне торгызу булды. Барлыгы 30 көн эчендә Татарстанның барлык почмакларыннан битараф булмаган дин кардәшләребез ярдәме белән 1 миллионнан артык акча җыелды. Шул истәптә: “Зәкәт” фонды көче белән – 750 мең сум. Мәчетне торгызу буенча төп төзелеш эшләре башкарылды: стена күтәрелде, манарага ай куелды, ишек-тәрәзәләр ясалды, идән җәелде. Шулай итеп, барлык эшләрне 30 майга төгәлләү ниятләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы