Нәзарәт “Чиста мәчет” акциясенең җәйге сезоны башлануы хакында хәбәр итә

26 май 2020 ел 14:41
Нәзарәт “Чиста мәчет” акциясенең җәйге сезоны башлануы хакында хәбәр итә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтёрлары “Чиста мәчет” акциясенең җәйге сезонын башлап җибәрә. Әлеге башлангыч кысаларында алар янәдән Казан мәчетләрен чистарту-җыештыру эшенә керешәчәк. Хәзерге вакытта өмә үткәрү өчен мәчетләр исемлеге төзелә. Яшь егет-кызлар, гадәттәгечә, тәрәзәләрне, стеналарны, идәннәрне юачак, тузаннарны сөртәчәк, чүпләрне түгәчәк.

Дөньяда авыр эпидемиологик хәл урнашу аркасында мәчетләр халык тарафыннан игътибарсыз калды. Шул ук вакытта, вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан, чисталыкны тәэмин итү һәм дезинфекция уздыруның әһәмияте тагын да артты. Әлеге акцияне Рамазаннан соң да үткәрүнең төп максаты коронавирус таралуны булдырмау белән бәйле.

Чираттагы өмә 28-нче май көнне 17.00 сәгатьтә Казан шәһәренең “Сәлах” мәчетендә (Мамадыш тракты, 18) узачак. Волонтерларлар дезинфекция үткәрәчәк, махсус чистарту чаралары белән келәмнәр чистартылачак, ишек-тәрәзәләр, баскычлар юылачак. Үзең белән 1 чиләк, чүпрәк, губка, сабын алып килү хуплана. Әлеге изге эштә катнашу өчен волонтерлар чакырыла. Теләк белдерүчеләр нәзарәтнең социаль үсеш бүлегенә шалтыратып (237-86-18) теркәлү уза яки Инстаграм социаль челтәренең @muslimmol аккаунтына яза ала.

Исегезгә төшерәбез, быел яз башыннан мөселман яшьләр активы вәкилләре Казанның “Борнай”, “Мәүлид”, "Рамазан", "Мәдинә", "Гаилә", “Зәңгәр” мәчетләрендә, Лаеш районы Усад авылының “Ихлас” мәчетендә өмә үткәрергә өлгерде инде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Миңа өммәттәшләрем өчен әзерләнгән әҗер-саваплар күрсәтелде, алар арасында хәтта кеше мәчеттән алып чыккан тузан бөртеге өчен дә савап бар иде”.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсен!

Исегезгә төшерәбез, “Чиста мәчет” акциясе 2017-нче елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә анда катнашу өчен яшьләр арасыннан ике йөзләп мөселман-волонтёр җәлеп ителде, алар Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен Татарстан мәчетләрендә өмә үткәрде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы