Татарстанда “Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясе дәвам итә

18 июнь 2020 ел 10:17
Татарстанда “Ак кәгазьгә яңа тормыш” акциясе дәвам итә

Җәйнең беренче көнендә Татарстан Диния нәзарәте республикакүләм “Ак кәгазьгә яңа тормыш” макулатура җыю акциясен игълан иткән иде. Акция 2020 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. Макулатураны тапшырып алган барлык акча Диния нәзарәтенең “Зәкәт” фонды кул астындагы авыр хәлдәге балаларга матди ярдәм булып юлланачак.

Бүгенге көндә Казаннан кала акциягә Татарстанның Әгерҗе, Арча, Чүпрәле, Чистай, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнары кушылды. Алар ярдәме белән 800 кг тирәсе кәгазь җыелды. Шунысы әһәмитяле, бу елны Аллаһ исемнәрен искә алган, Коръән аятьләре һәм хәдисләр киитерелгән китап һәм кәгазьләр аерым җыела. Акцияне уздыруда мөфтиятнең “Muslimvol” мөселман яшьләре хәрәкәте катнаша, алар аятьләр һәм хәдисләр очраган кәгазьләрне аерып баралар. Алга таба кирәксез китап-кәгазьләр махсус кәгазь кабул итүче оешмаларга тапшырылачак, ә аятьләр һәм хәдисләр очраган кәгазьләр яндырылачак.

Әйтеп узыйк, татарстанлылар гарәпчә һәм иске имлә белән язылган борынгы китаплар да китерәләр. Алар өйрәнү өчен белгечләргә тапшырыла.

Макулатураны Габдулла Тукай ур., 89 йортка эш көннәрендә 9.00-дан 17.00 сәгатькә кадәр китерергә була.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18;  +7(927) 033-31-42.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы