Мөфти Болгар ислам академиясендә магистрлык диссертациясен яклады

30 июнь 2020 ел 15:18
Мөфти Болгар ислам академиясендә магистрлык диссертациясен яклады

Бүген, Зөлкагъдә аеның 9-нчы көнендә (30-нчы июньдә), Болгар ислам академиясендә магистрлык диссертацияләрен яклау узды. Диссертация советы әгъзалары Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән видеоэлемтә буенча кушылып, сорауларын бирделәр. Диссертацияне уңышлы яклаучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды.

Диния нәзарәте башлыгының магистрлык эше Зәйнулла ишан Рәсүлевның “Рисалә Хыдыйрия” китабына багышланган. Әлеге бай чыганакта татарлар арасында XIX-XX гасырларда суфичылык, Хәнәфи фикһе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләре ап-ачык күренә. Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең фәнни хезмәтендә татар дин әһеленең тормыш юлын, эшчәнлеген, аерым алганда, аның “Рисалә Хыдыйрия” хезмәтен өйрәнеп, аны бар мөселман дөньясына ирештерүне максат итеп куя. Шунысы әһәмиятле: бүгенге көндә бу хезмәт буенча гарәп телендә фәнни тикшерүләр юк иде. Шул рәвешле, Камил хәзрәтнең диссертациясе аны бөтен фәнни мөселман киңлекккә чыгарып таныта. Хезмәтне өйрәнү юлында фәнни җитәкче буларак КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм рәсми рецензент буларак БИА остазы, шәригать фәннәре докторы (PhD) Әл-Зәһрави Мөхәммәд Әйман була. 

Хәзерге вакытта Болгар ислам академиясендә Татарстаннан өч мөхтәсиб һәм 15 имам-хатыйб белем ала. Әйтергә кирәк, узган елның көзендә үзләренең фәнни эшләрен яклап, дүрт татарстанлы ислам фәннәре докторы исеменә лаек булды. Алар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, Россия ислам институты мөгаллиме Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин, Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизларын әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, Казан ислам университетының Коръәнне өйрәнү һәм аңлату укытучысы Рәшит хәзрәт Сибгатулин. Аларның да фәнни эшләре татар дини мирасны өйрәнүгә багышланган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы