Instagram челтәрендә туры эфирда “Фәнис” мәдрәсәсенең кабул итү кампаниясе турында сөйлиячәкләр

02 июль 2020 ел 16:14
Instagram челтәрендә туры эфирда “Фәнис” мәдрәсәсенең кабул итү кампаниясе турында сөйлиячәкләр

Иртәгә, Зөлкагъдә аеның 12-нче көнендә (3 июльдә) Диния нәзарәтенең Мәгариф һәм фән бүлеге үзенең рәсми Инстаграм челтәре аккаунтында (@Islamic_education_rt) Ютазы мөхтәсибәтенең “Фәнис” мәдрәсәсендә кабул итү кампаниясе турында турыдан-туры эфир уздырачак. Сүз “Фәнис” мәдрәсәсенең җитәкчесе, Ютазы районының имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншингә биреләчәк.
Әңгәмә барышында тыңлаучыларга 2020 елның кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре, мәдрәсәгә керү һәм уку шартлары, шәкертләр тормышы һәм укуны тәмамлагач эшкә урнашу турында сөйләнәчәк.
Искә төшереп узыйк, Татарстандагы мөселман уку йортларының җитәкчеләре белән әңгәмәләрнең видеоязмалары @Islamic_education_rt аккаунтында саклана, һәр теләгән кеше үзенә җайлы вакытта алар белән таныша ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы