Игътибар: ММЧ өчен аккредитация! Ютазы районында янган мәчет төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә ачыла

09 июль 2020 ел 11:19
Игътибар: ММЧ өчен аккредитация! Ютазы районында янган мәчет төзекләндерүдән соң тантаналы рәвештә ачыла

Шимбә көнне, Зөлкагъдә аеның 20-нче көнендә (11-нче июльдә), Ютазы районы Иске Каразирек авылында янгыннан соң төзекләндерелгән мәчетнең тантаналы ачылышы узачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин һәм Татарстанның Көньяк-көнчыгыш казыяте мөхтәсибләре һәм башкалар тантананың мәртәбәле кунаклары булачак.

Исегезгә төшерәбез, үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыкты. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күрә һәм тулысынча диярлек янып бетә. Янгыннан соң мәчет урынында манара һәм нигез генә сакланып кала. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт итә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Ютазы районы мөхтәсибәте тарафыннан акча җыю игълан ителгәннән соң, ремонт-төзекләндерү эшләренә Татарстанның төрле почмакларыннан бер ай эчендә 1 миллион сумнан артык акча җыелды. Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелде, ул вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирде.

Әлеге вакыйганы яктырту өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакырабыз!

Вакыты: 11.07.2020 ел., 11.00 сәг.

Адресы: Ютазы районы, Иске Каразирек авылы, Совет урамы, 10-нчы йорт.

Аккредитация өчен телефон: +7 (904) 768-75-84 (Альбина Фәтхуллина).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы