Илфар хәзрәт Хәсәнов Россия Саклык банкы вәкиле белән очрашу үткәрде

21 июль 2020 ел 12:02
Илфар хәзрәт Хәсәнов Россия Саклык банкы вәкиле белән очрашу үткәрде

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Россия Саклык банкының Казан шәһәре 1-нче номерлы эквайринг бүлеге башлыгы Азат Садыйков белән очрашу үткәрде. Очрашуда халыктан иганәчелек ярдәмен җыюда инновацион технологияләрне кертеп җибәрү мәсьәләләре каралды. Мисал өчен, бүгенге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды белән берлектә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү проекты тормышка ашырылды – хәзер махсус QR-код буенча теләге булган һәркем банк картасыннан акча күчерә ала. Банк вәкиле бу мөмкинлекне һәр мәчеттә тормышка ашырырга әзер булуы хакында белдерде, бу дин кардәшләребезгә банк картасы һәм QR-код ярдәмендә сәдака акчаларын күчерүне җиңеләйтә.

Мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов мондый башлангычка зур кызыксынуын белдерде, ләкин финанс операцияләрен шәригать таләпләренә туры китереп башкару зарурлыгын билгеләп үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы