Казаннан мөселман табибы Россиядә иң яхшылардан булып танылган

23 июль 2020 ел 08:31
Казаннан мөселман табибы Россиядә иң яхшылардан булып танылган

Татарстанлыларның иминлеген кайгыртып ел саен хаҗга баручы табипларның берсе, казанлы травмотолог-ортопед Марсель Сахаухов Президент платформасының әйдәп баручы “Россия – страна возможностей” проектының “Лидеры России-2020” конкурсында “Сәламәтлекне саклау” юнәлеше буенча җиңүче булып чыкты. Бәйге нәтиҗәләре буенча ул “Милли медицина палатасы”ның кадрлар резервына эләккән 130 лидер арасында 52-нче урын алды. Бу резервка эләккән кергән һәркем җитәкче вазыйфаларына дәгъва итә алалар, җитәкчеләрне сайлаганда аларны күз алдында тотачаклар.

Казанның 18-нче хастаханәсенең табибы “Лидеры России” җитәкчеләре бәйгесендә “Сәламәтлекне саклау” юнәлешендә ярымфиналга чыккан Сахаухов Марсель Мирасович РФ-ның Сәламәтлекне саклау министры М.А. Мурашко тарафыннан II дәрәҗәле грамота белән бүләкләнгән.

“Лидеры России” бәйгесе быел Мәскәүнең «Национальная медицинская палата» табиблар берләшмәсе белән РФ-ның Сәламәтлекне саклау министрлыгы катнашуынды узды. Бәйгедә катнашучылар финалга чыгу өчен кара-каршы бәя куя торган чараларда катнашып, лидерлык сыйфатларын күрсәтергә тиеш иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы