Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Әлмира ханым Әдиятуллинаның хәлен белеп кайтты

24 июль 2020 ел 11:13
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Әлмира ханым Әдиятуллинаның хәлен белеп кайтты

Кичә, Зөлхиҗҗә аеның 2-нче көнендә (23-нче июльдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов күренекле җәмәгать эшлеклесе, тормышын динебез, милләтебез үсешенә багышлаган Әлмира ханым Әдиятуллинаның хәлен белеп кайтты. Кызганычка каршы, 82 яшьлек Әлмира апа бер ел элек бот муенчыгын сындыра һәм хәзерге вакытта түшәктә ята. Булат Раиф улы Әлмира ханымга азык-төлек җыелмалары тапшырды, аңа ныклы сәламәтлек һәм ике дөнья бәхет-сәгадәте теләде.

Мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары белән ярдәм итү “Зәкят” хәйрия фондында республикада коронавирус пандемиясе аркасында үз-үзеңне чикләштерү режимы кертелгәч башланган иде, һәм булышу хәзер дә дәвам итә. Акча кергән саен ТР МДН-нең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек таратуны оештыра.

Бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 4817 7601 6652 0787 (Борһанова Майя Атамуратовна – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы