Муса Гариповка акча җыю тәмамланды! “Без синең белән” акциясен дәвам итү карар кылынды

27 июль 2020 ел 10:57
Муса Гариповка акча җыю тәмамланды! “Без синең белән” акциясен дәвам итү карар кылынды

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды сөенечле хәбәр белән уртаклашырга ашыга! “Без синең белән” акциясе игълан ителгәннән соң берничә көн узуга ук, Муса Гариповка ярдәм йөзеннән, акча җыюның вакытыннан алда төгәлләнүе хакында билгеле булды. Исемен игълан итәргә теләмәгән хәйрияче малайның әнисенә, Рузалия ханымга, авыру баланы карауны җиңеләйтү максатыннан, махсус җайланма – күтәргеч сатып алу өчен 90 мең сум акча күчергән.

Исегезгә төшерәбез, Рузалия ханым улын үзе генә тәрбияли (гаиләдә барлыгы 4 бала). Соңгы арада әнидә 2 бүсер табылуы хәлне тагын да катлауландырды, аңа авыр күтәрергә ярамый. Хәзер махсус җайланма белән гаиләгә җиңелрәк булачак.

Әмма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Без синең белән” акциясе кысаларында авыру балаларны дәвалау өчен акча җыюны дәвам итәргә карар кылды. Чиратта – 9 яшьлек Динислам Шәрипов. Малайда ДЦП, үзәк нерв системасының, баш миенең резидуаль-органик зыян күрүе, сөйләмнең 3-нче дәрәҗәдә системалы үсеш алмавы, калкансыман биз белән проблемалар. Малайның әти-әниләре улларына элементар тормыш күнекмәләре бирү өчен мөмкин булганның барын да эшлиләр: махсус дәресләргә һәм тернәкләндерү курсларына йөриләр. Әлеге курсларга гаиләнең акчасы җитми. Малайның әти-әнисе ярдәм сорый. Чираттагы тернәкләндерү курсы 103’700 сум тора.

Динисламга ярдәм итү өчен, ЗАКЯТ сүзе белән яки ЗАКЯТ 300 (300 сум) дип язып, 7715 номерына SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Шулай ук “ДИНИСЛАМ” сүзен язып 6390 0262 9017 998211 номерлы Сбербанк картасына акча күчерергә мөмкин (карта “Зәкят” фонды хезмәткәре Майя Атамуратовна Борһанова исемендә).

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы