Татарстан мөфтие Галиев мәчетендә Корбан бәйрәмен уздырды. Гаеттә ТР Президенты да катнашты

31 июль 2020 ел 06:28
Татарстан мөфтие Галиев мәчетендә Корбан бәйрәмен уздырды. Гаеттә ТР Президенты да катнашты

Бүген бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм Гыйд әл-адха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды. Башкалада төп бәйрәм тантанасы Галиев мәчетендә узды. Гает биредә иртәнге 3.30 сәгатьтә 12 яшьлек Коръән-хафиз Әхмәт Шаһмәмәдов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте. Әхмәт тумышы белән Казаннан, аңа 12 яшь. Ул хәзерге вакытта Мәккә шәһәрендә мәктәптә белем ала, быел сигезенче класска күчте. Ул Мәккәдә параллель рәвештә мәчеттә Коръән ятлау үзәгендә укыды һәм ун яшендә Коръәнне тулысынча ятлап бетерде. Бүген гает намазына кадәр ул “Мәрьям” сүрәсен укыды.

Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен тарихи мәчеткә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар да килде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел Корбан гаете чараларын оештырганда COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелде: халык мәчетләргә битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән килде, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылды. Мәчеткә сыймаучылар намазны мәчет ишегалдында укыды. Биредә, дин кардәшләребезгә урнашырга җайлы булсын өчен, дистанция калдырып тамгалар билгеләп куелган иде.

3.45 сәгатьтә мөфти мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм вәгазен укырга кереште. Вәгазьне һәм мәчеттә барган вакыйгаларны анда булган мөселманнар гына түгел, Татарстан Республикасының барлык халкы да күзәтә алды – бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда “ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп бару мөмкинлеге тудырылды.

Камил хәзрәт вәгазен РФ Президенты В.В.Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан килеп ирешкән котлауларын искә алудан башлады. Рөстәм Нургалиевичның тәбрикләвендә, аерым алганда, түбәндәгеләр әйтелә:

– Корбан бәйрәме – күңелләр пакьләнә, күркәм гамәлләр кылына торган вакыт. Исламның иң гүзәл чагылышы нинди була, дип сораган берәүгә Мөхәммәд пәйгамбәр, кешеләрнең тамагын туйдыру, таныш һәм таныш булмаган һәркемгә ачык йөз күрсәтү иң яхшысы икәнлеген аңлатып, җавап бирә. Шунысы куанычлы: республикабыз мөселманнары, православие һәм башка диннәр вәкилләре белән беррәттән, мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, өлкәннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә төрлечә ярдәм итеп, хак рухи хәзинәләрне тануларын бик ачык раслый. Корбан бәйрәме догаларыбызның кабул булачагына ышаныч уятсын,  йөрәк көче һәм күңел күтәренкелеге өстәсен, игелекле эшләргә рухландырсын, җан тынычлыгы бирсен! Һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Алга таба Татарстан мөселманнары башлыгы бәйрәм вәгазен укырга кереште. Тулаем алганда, ул Раббыбыздан кешеләр башына төшкән сынауларына багышланган иде - алар, һичшиксез, Аллаһыга безнең ихлас сөюебезне һәм тугрылыкны исбат итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге тема Ибраһим галәйһиссәләм тормышы мисалында ачып салынды, чөнки Корбан гаете тарихы нәкъ аның исеме белән бәйле. Беррәттән мөфти хәзрәт соңгы айларда кешелек дөньясына һәм аерым алганда дин кардәшләребез җилкәсенә дә төшкән сынаулар турында әйтеп узды:

– Корбан бәйрәме безгә хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануы турында хәбәр итә. Хаҗ тәмам... Әмма, кызганычка каршы, быел хаҗиләр арасында ватандашларыбыз юк. Пандемия аркасында бу мәртәбәле гыйбадәтне кылырга бик аз кардәшләргә генә насыйп булды. Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән шушы бәхетле бәндәләрнең хаҗларын кабул итсен. Барысы да Аллаһ насыйбы белән генә тормышка аша. Пандемия дә, хаҗга баралмыйча калу да – Аллаһтан. Раббыбыз безгә җибәргән сынаулардан да, нигъмәтләрдән дә канәгать булырга, шөкер кылып, сабыр итеп яши белергә кирәк. Ул гына – Белүче! Коръәндә болай әйтелә: 

كُتِبَ عَلَيْكُمُ الْقِتَالُ وَهُوَ كُرْهٌ لَّكُمْ وَعَسَى أَن تَكْرَهُوا شَيْئًا وَهُوَ خَيْرٌ لَّكُمْ وَعَسَى أَن تُحِبُّوا شَيْئًا وَهُوَ شَرٌّ لَّكُمْ وَاللَّهُ يَعْلَمُ وَأَنتُمْ لَا تَعْلَمُونَ

 “...Сез нәрсәне дә булса сөймәскә мөмкин, әмма ул – сезнең өчен яхшылык. Сез нәрсәне дә булса сөяргә мөмкин, әмма ул – сезнең өчен начарлык! (Сезнең өчен нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы булганын) Аллаһ белә, сез исә белмисез!” (Бәкара сүрәсе, 216 аять).

“Очраган авырлыклар – алар барысы да сынау, – дип ассызыклады мөфти. – Сабак алу өчен, Үзенә табынып догалар кылыр өчен, сынауларны үтеп зур бәхетләргә ирештерер өчен Раббыбыз безнең алда киртәләр барлыкка китерә. Мал җыйсын дип түгел! Байлыкның бәрәкәтен һәм рәхәтен күрер өчен, аны, киресенчә, Ходай хакына фида кылырга кирәк. Корбан бәйрәме безне шулай өйрәтә.

Алга таба Камил хәзрәт Корбан Ибраһим галәйһисәламның башына төшкән олы сынауны да искә алып, Корбан бәйрәменең тарихына да кагылып китте: 

– Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам дөньяда булмаган, кеше аңы сыйдыра алмаган, изге Коръән китабында мәңгелеккә сакланып калган һәм буыннан буынга сөйләнә торган тагын да олы сынауга дучар ителәләр. Мондый сынауны кешелекнең күргәне юк. Хәтта фәрештәләр дә Ибраһим галәйһиссәлам һәм Исмәгыйль галәйһиссәламнең ихлас гамәлен тын да алмыйча күзәтеп тора. Ә Исмәгыйль үзен Аллаһ ризалыгы өчен корбан ителергә тиешлеген белгәч, бу әмерне тыныч кабул итә. Менә әти кеше үз улының муенына пычак тидерә. Ләкин... пычак кисми, Исмәгыйль галәйһиссәламнең бер тамчы каны да чыкмый. Ибраһим галейһиссәлам пычакның үткенлеген тикшерә – пычак ташны яра, әмма Аллаһның бөек хикмәте белән кеше муенын кисми. Әнә шулай итеп, ике бөек тәкъвалы кеше Раббыбызга үзләренең тугърылыкларын дәлилли. Атага һәм аның газиз улына Аллаһ ризалыгы өчен корбан итәргә сарык җибәрелә. Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһы Тәгалә әнә шулай итеп сынавын үтәп, Аңа үзенең тәкъвалыгын һәм тугърылыгын исбатлый. Раббыбызга үзенең чиксез иманын күрсәтеп, ул Хәлилуллаһ, ягъни Аллаһның дусты дигән олы исемгә лаек була.

“Газиз милләттәшләрем! Дөньяда бөек бер əхлак бар, ул – үзеңне инкарь итеп, корбан итеп, Аллаһ ризалыгы өчен игелек кылу, – дип билгеләп үтте мөфти хәзрәт. – Кем бу якты тормышта шуңа ирешə, дөньяда да, Ахирəттə дə бəхетле була. Корбан гаетенең дә мәгънәсе шул! Бәлки, шушы өч көндә чалган корбаннарыбызны кабул итеп, Аллаһ Тәгалә гөнаһларыбызны гафу итәр. Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә болай диелә бит:

وَلَنَبْلُوَنَّكُم بِشَيْءٍ مِّنَ الْخَوْفِ وَالْجُوعِ وَنَقْصٍ مِّنَ الْأَمْوَالِ وَالْأَنفُسِ وَالثَّمَرَاتِ وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ الَّذِينَ إِذَا أَصَابَتْهُم مُّصِيبَةٌ قَالُوا إِنَّا لِلَّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ أُولَئِكَ عَلَيْهِمْ صَلَوَاتٌ مِّن رَّبِّهِمْ وَرَحْمَةٌ وَأُولَئِكَ هُمُ الْمُهْتَدُونَ

“Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, (бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп,) уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. (Рәсүлем!) (Сынауларга) Сабыр итүчеләрне (Җәннәт белән) сөендер! Берәр бәлагә юлыкканнар: “Һичшиксез, без – Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!” – дип әйтәләр. Әнә шулар – Раббыларының мәгъфирәтенә һәм рәхмәтенә ирешүчеләр, һәм әнә шулар – (башларына төшкән бәлаләргә сабыр итеп, туры юлга) һидаят табучылар”. Татарстан мөселманнары Рамазан аен күркәм итеп уздырып, пандемия дигән сынауны намус белән кичерде. Шундый өметтә калыйк, газиз милләттәшләрем! Корбан гаетен дә ихласлык белән, калебләребездә Аллаһка карата бөтен булган сөюебезне күрсәтеп, Аның ризалыгына ирешү теләге белән уздырып җибәрик”.

Камил хәзрәт кешеләр һәм халыкларның тигез булу мәсьәләсен дә күтәрде:

– Пандемия кешеләргә мөһим бер сабак бирде: үлем һәм чир алдында без барыбыз да бертигез. Авыру бөтенебезне дә тигезли. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ үзенең хушлашу хаҗын кылган вакытта, изге җомга көнендә Гарәфәттә, Рәхмәт тавына менеп, үзенең соңгы вәгазен укый. Шул вәгазьдә ул кешеләрне Аллаһ алдында бертигез дип нәсихәт бирә. Беләсезме ни өчен шулай дигән? Чөнки хаҗ үзе дә бай белән ярлыларны тиңдәш итә. Беләсез инде, ул Мәхшәрне хәтерләтә. Яңадан терелткән кешеләр галәмәт күп булып җыелып, кылган гамәлләре өчен Аллаһ каршында хисап бирә шикелле.

Соңыннан мөфти дин кардәшләребезгә Билал тарыхын бәян кылды һәм Исламда чыгышы белән кешеләрнең бер-берсеннән өстен түгеллеген искә алды:

– Кара тәнле Билалны хәтерлисезме? Исламны кабул иткәнче, ул рәхимсез һәм кабәхәт бер байның колы була. Хуҗасы аны ничек кенә җәберләмәгән һәм мыскыл итмәгән: ач тоткан, мәсхәрәләгән, күкрәгенә кеше күтәрмәстәй таш куеп изгән... Ләкин Билал кешеләрнең бертигез булуын игълан иткән, Ислам динен кабул иткән була. Шушы авырлыкларны аңа иман ныклыгы җиңеп чыгарга ярдәм итә. Билалны Пәйгамбәребез ﷺнең якын сәхабәсе Әбү Бәкер күреп ала һәм бик кыйммәткә аны сатып алып, азат итә. Билал кешеләр арасында иң беренче мөәзин дәрәҗәсенә ирешә. Шөкер, бүген без – олысы-кечесе, матди хәлгә карамыйча, төрле милләт вәкилләре белән бергә шушы тарихи мәчеттә җыелдык. Безнең белән бергә, бер рәттә, монда Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар да бар. Танылган ислам галиме Әбү Али әл-Фидәил ибне Ийәд: “Әгәр дә Раббыбыз һичшиксез кабул итә торган бер догам булса, мин аны дәүләт башлыгы өчен кылыр идем”, - дип әйткән. Ничек инде, дип аптырыйлар моңа! Галим болай дип җавап бирә: “Доганы үзем өчен генә укысам, бәрәкәте аз булыр, ә хаким өчен укысам, аның хәерен бөтен халык тоячак. Чөнки башлык гадел һәм тәкъва булса, аның халкы да шундый булачак!”

Мөфти шулай ук бүгенге көн кадагында торган кайбер мөһим мәсьәләләрне – милли бөтенлекне, туган телне саклау, халык санын алу, хиҗап киюне тыю, расизм проблемасын күтәрде. Вәгазенең соңында мөфти Коръәннән аять укыды, анда безнең хәрамнардан тыелуыбыз, Аллаһыдан куркуыбыз, бары Аның рәхмәтенә һәм мәгъфирәтенә гына өмет баглавыбыз турында әйтелә.

Вәгазь тыңлаганнан соң, 4.15-тә мөселманнар мөфтигә ияреп бәйрәм намазын укыды, соңыннан Изге Коръән аятьләре башкарылды һәм дога кылынды. Аннары мөселманнар корбан чалу гыйбадәтен башкару өчен махсус мәйданчыкларга таралышты, быел Казанда шундый 15 урын исәпләнә. Корбан бәйрәме өч көн – 31 июль, 1-2 август көннәрендә дәвам итәчәк.

Аллаһы Тәгалә барлык изгелекләрне кабул итсен, кылган гыйбадәтләребез өчен әҗерен арттырсын, нəфесебезне җиңеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде.

Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин. 31 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 15.05 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналында 12.20 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Галиев мәчетендә узган гаетнең язмасын "Россия 1" телеканалында сәг. 9.00-дә карап булачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы