Татарстан мөфтие Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырды

01 август 2020 ел 13:36
Татарстан мөфтие Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 11-нче көнендә (1-нче августта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районына эшлекле сәфәр кыла. 

Ул иң әүвәл Борбаш Сәрдегәне авылында булды. Биредә “Нурзидә” исемле чишмә комплексы ачылды. Чишмә янәшәсендә намаз уку урыны булдырылган. Мөфти хәзрәт һәм аның белән кунак булып килгән Болгар ислам академиясе мөгаллиме, профессор Әл-Асри Саиф Али Мөхәммәд әлеге чишмә суыннан авыз итте, гыйбадәтханә белән танышты. Чишмә матур урында, зәвык белән җиде улаклы итеп эшләнгән. Янәшәдә балалар өчен ял итү урыны булдырылган. 

Бүгенге чара барышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Габделнур әфәнде Хөсәеновка медаль бирелде һәм авыл имамына нәзарәтнең рәхмәт хаты тапшырылды. 

Шул ук вакытта катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов тәбрикләде. 

Аннары мөфти хәзрәт һәм кунаклар Балтач Үзәк мәчетенә кайтты. Биредә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлеген тәмамлаучы 36 шәкерткә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Быелгы уку елында мәдрәсәне тәмамлаучыларның унөче имам, унбише мөгаллим булып хезмәт итәчәк. Быел Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегенең юбилей – унынчы чыгарылышы узды. Ун ел эчендә мәдрәсәнең әлеге бүлегеннән 342 кеше белем алып чыкты. Барлык белем алып чыгучыларның 70 проценты дини юнәлештә хезмәт итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы