Балтачта Мәгърифәт мәркәзе музее эшли башлады

01 август 2020 ел 19:40
Балтачта Мәгърифәт мәркәзе музее эшли башлады

Бүген, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Балтач районына эшлекле сәфәре кысаларында, район үзәк мәчетенең Мәгърифәт мәркәзе музее ачылды. Музейда татар халкының дини мәгариф тарихы белән бәйле материаллар, XVIII-XIX гасырга караган дини хезмәтләр һәм китаплар, Коръәннең “Казан басмасы”ның төрле елларда чыккан экземплярлары урын алган. Татарстан мөфтиен музей китаплары белән таныштыру барышында, Камил хәзрәткә “Хашияте Саялкути галә хашияти ал Хаяли галә шархел гакаид лиТафтазани” китабы бүләк ителде. Исламның төп фәннәренең берсе – гакыйдә нигезләрен шәрехләүгә багышланган әлеге хезмәтне мөфтигә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тапшырды. Революциягә кадәрге мәдрәсәләрдә кулланылган әлеге китапны киләчәктә “Даруль-кутуб” электрон китапханәсенә кую күздә тотыла. Әлеге хезмәт шактый яхшы хәлдә сакланган. Хәзер белгечләр алдында бу китапның якынча басылып чыгу елын ачыклау бурычы тора.

Бүген музейда шулай ук Борбаш авылыннан чыккан танылган хәзрәт, дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Садыйковны искә алдылар, аның быел тууына 125 ел тулды. Ул Җәлил хәзрәт Фазлыевның, Тәлгать хәзрәт Таҗетдиновның остазы булып тора. Музейда Габделхак хәзрәт Садыйков турында чыгышлар ясалды, аның белән бәйле фотоматериаллар күрсәтелде. Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәдрәсә әһелләре тарафыннан аның кабере каралып торуын билгеләп үтте. Габделхак хәзрәт Садыйков Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы