Мөфти кайгы уртаклаша

05 август 2020 ел 07:40
Мөфти кайгы уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бейрут шәһәрендә фаҗига булу сәбәпле кайгы уртаклашты:

"Дөньядагы иң гүзәл гарәп шәһәрләрнең берсен җимереп, күпсанлы кешеләрнең, шул исәптә дин кардәшләребезнең дә гомерен өзеп һәм имгәтеп, Бейрутта җанөшеткеч шартлау килеп чыга. Шушы авыр минутларда Татарстан мөселманнары күңелләре белән ливанлылар янында булып, аларның авыр хәсрәт ачысын уртаклаша. Моның иң яхшы чагылышы булып кылган догаларыбыз торыр: Аллаһы Тәгалә зыян күрүчеләргә шифасын бирсен, фаҗига корбаннарының туганнары һәм якыннарына әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен. Ихлас күңелемнән җан биргән кардәшләребезнең Бөек Раббыбыз рәхмәтендә булуларын сорыйм: “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз”. Бейрут халкына әлеге һәлакәтне кичерүдә көчле иман, ныклык телим".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы