Бүген Татарстан мәчетләрендә Бейрутта фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылдылар

05 август 2020 ел 12:34
Бүген Татарстан мәчетләрендә Бейрутта фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылдылар

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 15-нче көнендә (5-нче августта), Татарстан мөселманнары күмәк рәвештә Бейрутта фаҗигадә тән җәрәхәтләре алучыларның тизрәк савыгуын, вафат булган дин кардәшләребезнең рухлары шат булуын сорап дога кылды. Казанның Галиев мәчетенә өйлә намазына килүчеләр дә Аллаһы Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итеп, һәлак булучыларның җаннарын Раббыбыз мәңгелек Җәннәт белән бүләкләвен, тән җәрәхәтләре алучыларга Үзенең хәерле шифаларын бирүен сорады. Аллаһы Тәгалә һәрбер илне һәм милләтне мондый коточкыч фаҗигаләрдән сакласын.

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин шартлау вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Instagram-дагы аккаунтында мөфти хәзрәт түбәндәге сүзләрен җиткерә:

“Шушы авыр минутларда Татарстан мөселманнары күңелләре белән ливанлылар янында булып, аларның авыр хәсрәт ачысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә зыян күрүчеләргә шифасын бирсен, фаҗига корбаннарының туганнары һәм якыннарына әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен. Ихлас күңелемнән җан биргән кардәшләребезнең Бөек Раббыбыз рәхмәтендә булуларын сорыйм: “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз”. Бейрут халкына әлеге һәлакәтне кичерүдә көчле иман, ныклык телим”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы