Х Мөселман яшьләре форумы ачылды. Катнашучылар Алабугага юл алды

15 август 2020 ел 08:42
Х Мөселман яшьләре форумы ачылды. Катнашучылар Алабугага юл алды

Бүген иртән, Зөлхиҗҗә аеның 25-нче көнендә (15-нче августта), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә халык күп иде. Галиев мәчете янәшәсе X юбилей Мөселман яшьләре форумы катнашучылары өчен җыелу урынына әверелде. Биредә күтәренке халәт хөкем сөрде: яшьләрнең күбесе әлеге чарада катнашу өчен быел да килде һәм алар форумда катнашучы дусларын бик шатланып каршы алды. Шунысы игътибарга лаек, быел Мөселман яшьләре форумы географиясе пандемия аркасында Татарстан Республикасы районнары белән генә чикләнде: катнашучылар саны 100 кешедән гыйбарәт булды. Аларның барысы да 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәрбер катнашучы COVID йоктыручы белән элемтәдә булмавы хакында белешмә тапшырды.

Иртәнге сигездә теркәлү узганнан соң, мөфтияттән юлга 68 егет һәм кыз уңайлы автобусларда Алабуга шәһәренә кузгалды. Калган 32 катнашучы үзләре мөстәкыйль рәвештә барырга карар кылган. Катнашучыларны Алабугада 6 кешелек йортлар белән уңайлы ял базасы көтә. Аннары форум Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән бай программа нигезендә эшли башлаячак.

Быел Мөселман яшьләре форумы үзенең форматын төптән үзгәртте. Оештыручылар чакырылган белгечләр һәм практик белем бирүгә караган яңа күнекмәләр бирү буенча катнашучыларның кызыксынуларына карап 5 мәйданчык тәкъдим итә: Коръән, әдәп-әхлак, медиа, проект һәм туристлык. Һәр катнашучы үзе өчен бары бер генә мәйданчыкны сайлады.

Әйтик, Казан медицина көллияте студенты, 19 яшьлек Айзилә Касыймова форумда дус кызы белән бергә катнаша:

– Мөселман яшьләре форумы турында мин инстаграмнан белдем. Әдәп-әхлак секциясендә катнашырга булдым. Форумга Розалина исемле дустым белән килдем. Без әлеге чарадан онытылмаслык хис-кичерешләр, көч туплау һәм яңа танышлар көтәбез!

Яшел Үзәннән 18 яшьлек Габделхәмит Сәфәрханов шулай ук хис-кичерешләре белән уртаклашты:

– Мин «Мөхәммәдия»дә укыйм. Форум турында мине монда чакырган кардәшемнән ишетеп белдем. Мин проект секциясен сайладым. Бик күп файдалы мәгълүмат алырга һәм яңа дуслар табарга өметләнәм!

Шунысы мөһим, форум яшьләргә үз-үзләрен күрсәтергә генә түгел, ә берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Яшьләр форумында катнашучылар тәкъдим иткән кайбер проектлар Татарстан Республикасы мөфтияте һәм районнардагы мөхтәсибәтләр тарафыннан уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Мәсәлән, аларның иң популярлары булып: намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәнү буенча «Ислам. Беренче адымнар» проекты, өммәт алдында торган иң мөһим мәсьәләләр буенча фикерләшү өчен “Лекторий”, авыру балаларны дәвалау өчен «Кәгазьгә тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шуңа күрә Форумны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль проектлары генераторы дип атарга була.

Форумда катнашучылар Алабугада бер атна – 2020 елның 22 августына кадәр булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы