100 яшьлек хәзрәт - сугыш ветеранын мөфтиятнең "Бердәмлек" медале белән бүләкләделәр

17 август 2020 ел 10:10
100 яшьлек хәзрәт - сугыш ветеранын мөфтиятнең "Бердәмлек" медале белән бүләкләделәр

Зөлхиҗҗә аеның 25-нче көнендә, 15 августта, Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы мәчетендә Бөек Ватан сугышы ветераны Заһидуллин Зиннәт хәзрәтнең 100 яшьлек юбилее билгеләп үткәрелде. Чараның мәчеттә узуы очраклы түгел: Зиннәт хәзрәт аңа нигез салучы һәм аны күтәрүче булып тора. Дини эшчәнлеккә ул, шушы мәчетнең имамы буларак, гомеренең 13 елын багышлый.

Бәйрәм кичәсендә мәхәллә халкы, шулай ук Кайбыч районы хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы, Төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Кайбыч районы имамнары катнашты. Чара барышында Зиннәт хәзрәткә район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы тарафыннан Россия Президенты В.В. Путин һәм Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан җибәрелгән котлау хатлары тапшырылды. Төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның тәбрикләү һәм олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, аны Диния Нәзарәтенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин исә барлык имамнар исеменнән Зиннәтулла хәзрәткә затлы сәгать бүләк итте. Моннан тыш, Зиннәт хәзрәт тырышлыгы белән күтәрелгән мәчетнең 25-еллыгын да искә алып, Дамир хәзрәт төрле вакытларда биредә хезмәт иткән мөхтәрәм имамнарга да мәхәллә тормышында актив катнашканы өчен истәлекле бүләкләр тапшырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы