Мөфти Мөселман яшьләре форумында катнашучылар белән очрашты

21 август 2020 ел 18:24
Мөфти Мөселман яшьләре форумында катнашучылар белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 2-нче көнендә (21-нче августта), X Мөселман яшьләре форумында катнашучылар өчен -  истәлекле көн. Аларны сәламләр өчен Алабугага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде һәм Форум эшчәнлеге һәм проектлары белән танышып китте. Хәзрәтне көткән арада яшьләр атна дәвамында эшләгән эшләренә нәтиҗәләр ясады – проектларны яклау презентация форматында узды. Егетләр һәм кызлар Коръән буенча фикер йөртергә, аны өйрәнергә чакырдылар. Туризм юнәлешендә проект эшләрен яклаучылар татар дин әһелләре яшәгән маршрутлар буенча хәләл туризм оештыру, әлеге нокталар буенча ял көннәрендә халык өчен экскурсия программалары төзү тәкъдимнәрен җиткерде. Мөселман яшьләре форумында катнашучылар тәкъдим иткән проектлар Татарстан Республикасы мөфтияте һәм районнардагы мөхтәсибәтләргә файдалану өчен тәкъдим ителәчәк.

Проектларны яклау тантанасы төгәлләнгәч, катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул яшьләргә вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Аерым алганда ул Гозәер галәйһиссәлам кыйссасын бәян кылды. “Гозәер галәйһиссәламнең тормыш мисалы  безне бары Аллаһы Тәгаләнең генә Кодрәткә ия булуы, Аның ярдәмчеләргә мохтаҗ түгеллеге хакында өйрәтә. Раббыбыз теләгән бәндәсен гомереннән мәхрүм итә яки кабаттан терелтә, Ул тулы бер халыкларны җәзага тарта яки гафу итә ала, шуңа безнең гыйбадәтләребез бары Бер Аллаһыга гына булырга тиеш”, – дип искәртте мөфти.

Аннары мөфти яшьләргә гаилә кыйммәтләре хакында, ир-хатын, ата-ана һшм балалар мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Иң беренче чиратта хәзрәт ир-ат һәм хатын-кызлар ия булырга тиешле күркәм сыйфатларга тукталды, гаиләне саклап калу буенча киңәшләрен бирде.

Камил хәзрәт чын ирләрнең сыйфатларын санап үтте: беренчесе – сәүдә эшләренең зикер кылудан тыймавы; биш вакыт намазны җәмәгать белән тиешле рәвештә үтәргә тырышу, зәкят түләү һәм Кыямәт көненнән, Кубарылу көненнән курку. “Бу дүрт сыйфат ир кешеләрдә булырга тиеш. Әгәр шушы сыйфатлар булса, без үзебезне ир-кешеләр, батырлар дип атый алабыз. Ә хатын-кызлар өчен иң кирәкле сыйфат – тыйнаклык”, – диде Татарстан мөселманнар башлыгы.

Моннан тыш, мөфти яшьләрне спортка һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Ул көрәш төрләре, джиу-джитсу, дзюдо буенча әңгәмә үткәрде, татар көрәшчесе образын булдыру һәм бу юнәлештә нәзарәтнең мөселман яшьләрендә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул шулай ук таяк ярдәмендә кылыч белән идарә итү сәнгатен практик яктан күрсәтте. Мөселман яшьләре белән очрашуга, мөфти хәзрәт белән беррәттән, ТР Джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин килгән иде – ул ни өчен мөселманнар джиу-джитсу көрәшен яратып кабул итүләре турында сөйләп узды. Спорт һәм физик тәрбиягә багышланган әңгәмә форумда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. 

Форумда катнашучылар мөфти хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмады: алар күбесенчә әдәп-әхлакны саклау, гаилә мөнәсәбәтләре, хәләл туклану, мәчет әдәпләренә, ислам диненең психология фәненә мөнәсәбәте мәсьәләләренә кагылышлы иде.

Мөфти хәзрәт Коръәнне, шәригатьне, татар дини мирасын ныклап өйрәнергә, гыйлемнәрне кирәкле, халык өчен файдалы юнәлештә кулланырга чакырды. 

Х Мөселман яшьләре форумы Алабугада уза. Шунысы игътибарга лаек, быел Мөселман яшьләре форумы географиясе пандемия аркасында Татарстан Республикасы районнары белән генә чикләнде: катнашучылар саны 100 кешедән гыйбарәт булды. 

Форум үзенең форматын да төптән үзгәртте. Оештыручылар чакырылган белгечләр һәм практик белем бирүгә караган яңа күнекмәләр бирү буенча катнашучыларның кызыксынуларына карап 5 мәйданчык тәкъдим итте: Коръән, әдәп-әхлак, медиа, проект һәм туристлык. Шунысы мөһим, форум яшьләргә үз-үзләрен күрсәтергә генә түгел, ә берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Яшьләр форумында катнашучылар тәкъдим иткән кайбер проектлар Татарстан Республикасы мөфтияте һәм районнардагы мөхтәсибәтләр тарафыннан уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Мәсәлән, аларның иң популярлары булып: намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар» проекты, өммәт алдында торган иң мөһим мәсьәләләр буенча фикерләшү өчен “Лекторий”, авыру балаларны дәвалау өчен «Ак кәгазьгә яңа тормыш» хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шул рәвешле Форумны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль проектлары генераторы дип атарга була.

Мөселман яшьләре форумы иртәгә төгәлләнәчәк. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы