Белем көне: БИАга Татарстан имам-мөгаллимнәре арасыннан 6 магистрант һәм 7 докторант укырга керде

01 сентябрь 2020 ел 14:12
Белем көне: БИАга Татарстан имам-мөгаллимнәре арасыннан 6 магистрант һәм 7 докторант укырга керде

Бүген, Мөхәррәм аеның 13-нче көнендә (1-нче сентябрьдә), Болгар ислам академиясендә Белем көне тантанасы узды. Быел яңа уку елы башлану уңаеннан оештырылган чара академия каршындагы мәйданчыкта академия җитәкчелеге, укырга кабул ителгән шәкертләр — магистрантлар һәм докторантлар катнашында үткәрелде. Шәкертләрне белем көне белән тәбрикләргә шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Президенты департаментының дини берләшмәләр белән элемтә идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов килде. Читтән торып бәйрәм белән үзләренең котлауларын Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин җиткерде.

Тантана Кәлам Шәрифтән сүрәләр укудан башланды. Аны Болгар ислам академиясенең III курс магистранты Илгиз Сөнгатуллин укыды.

Сәламләү сүзләре белән тантанага җыелучылар каршында Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов мөрәҗәгать итте. Ул узган елда БИАда беренче 6 ислам докторын әзерләп чыгарылу хакында искә алды һәм 9-10 сентябрьдә тагын бер төркем шәкертләрнең докторлык диссертацияләрен якланачагын хәбәр итте. Быелның июнь аенда исә академиянең 23 шәкерте ислам фәннәре магистры дипломына ия булды.

Барлык магистрант-докторантлар каршында Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады. Ул мөрәҗәгатен хикмәт белән Аллаһы юлына чакыруга багышлады һәм, нәсыйхәт чыгышын дәвам итеп, гыйлемнең иң югары дәрәҗәсе Аллаһы ризалыгы дип өстәп узды: “Барыннан да бөеге шулдыр ки: белем иясе генә түгел, хикмәт иясе дә булу. Әгәр без нәрсә дә булса аңлатабыз икән, без аны хикмәт белән аңлатырга тиешбез – бу дәгъвәтнең нигезе. Мин магистратураны тәмамлагач, шәйх Исмәгыйль Болбол миңа килде һәм әйтте: “Сиңа докторантурага укырга керүеңне, тагын да югарырак дәрәҗәгә ирешүне телим”. Ә мин сорадым: “Докторантурадан соң нинди дәрәҗә?” Ул әйтте: “Аллаһының ризалыгы”. Шуңа күрә мин сезгә диплом алуны гына түгел, хикмәткә ия булуны һәм Аллаһы ризалыгына ирешүне дә телим”.

Рәсми чыгышлардан соң, 13 докторант һәм 25 магистрантка БИАга укырга керүне раслаучы студент билетлары тапшырылды. Шуларның 6-сы магистратурада, 7-се докторантурада укучылар — Татарстан имамнары һәм мөгаллимнәре. Алар арасында мөфти хәзрәт тә бар — ул магистратураны уңышлы тәмамлап, докторантура шәкерте булды.

Болгар ислам академиясенең матбугат хезмәте фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы