Бүген, Мөхәррәм аеның 21-нче көнендә (9 сентябрьда) Кукмара районының Мәчкәрә авылында “III Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Бу елны укуларның темасы туган тел, татарның дини һәм милли үзенчәлекләрен саклап калуга багышланды, шуңа да “Милләтнең нигезе – дин һәм тел” дип исемләнде. Конференциянең эшчәнлегендә күренекле дин һәм гыйлем әһелләре катнашты. Очрашу гадәт буенча бай тарихи һәм дини мираска ия булган Мәчкәрә авылында узды.
Конференциягә килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Шулай ук Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Кукмара имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин, Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина һәм башкалар чыгышлар ясады.
Конференция Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин башлангычы белән уздырыла. Аны оештыручылар - Үзләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Кукмара мөхтәсибәте һәм Бөтендөнья татарлар конгрессы.
Фәнни җыелыш алдыннан катнашучылар Мәчкәрә авылы зиратына кереп, галимнәр рухына дога кылдылар. Биредә мәшһүр дин әһелләре, галимнәр, остазлар, шәкертләр һәм милләтебез вә динебез өчен күп көч куйган олуг затлар җирләнгән. Борынгы зират таш койма белән уратып алынган, мәйданы – 3 гектар.
Көн тәртибендәге төп сораулар булып татар мирасының нигезе булган ислам динен һәм татар телен саклау мәсьәләләре каралды. Шулай ук катнашучылар Мәчкәрә авылы Беренче җәмигъ мәчетен торгызу эшләрен дәвам итү өстендә эшләү; Мәчкәрә авылы зиратында җирләнгән, ислам динендә изге хезмәтләре белән якты эз калдырган олуг шәхесләребезнең, галимнәребезнең, имамнарыбызның каберлекләрен саклау өстендә эш алып бару; Мәчкәрә авылы туристик маршрутын булдыру кебек мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Очрашуның ахырында катнашучылар санап кителгән мәсьәләләрне чишү буенча резолюция кабул ителде.
Рәсми чыгышлардан соң кунакларны Мәчкәрә авылының данлыклы Беренче Җәмигъ мәчетенә алып бардылар. Әлеге мәчетне 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габдессәләм улы Үтәмешев төзетә. Габдулла әфәндене Россиядә һәм чит илләрдә юмарт меценат буларак та белгәннәр.
Мәчкәрә мәдрәсәсе белем бирү дәрәҗәсе ягыннан Сатыш, Иж-Бубый кебек абруйлы мәдрәсәләрдән бер дә калышмаган. Мәчкәрә мәдрәсәсендә Казан, Уфа, Вятка губерналарының руханилары гына түгел, Себердән, башкорт, казакъ далаларыннан килеп тә белем алганнар. Заманында олуг шәхесләрдән: мәгърифәтче Каюм Насыйриның әтисе, тарихчы, галим Хөсәен Әмирхан, тарикать остазы Мөхәммәдзакир ишан Камалов та башлангыч белемне биредә алганнар. Татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1746-1833) – Мөхәммәдрәхим ахуннан гыйлемлек алган һәм күптөрле фәннәр өйрәнгән.
Мәчкәрә авылында сәүдәгәр һәм меценат Үтәмешевлар тырышлыгы белән сәүдә эше дә алга киткән була. 1778-1785 елларда Үтәмешевлар Мәчкәрәдә мануфактура предприятиеләре – туку фабрикалары ачып җибәрәләр, эрләү һәм күн фабрикалары да булган. Бөр елгасы буенда поташ заводы, елгада зур су тегермәне эшләгән. Авыл байлары, үзләренең табышларын арттыра барып, Казахстан, Урта Азия, Һиндстан, Кытай, Персия кебек көнчыгыш илләре белән дә сату-алу мөнәсәбәтләрен башлап җибәрәләр.