Мөслим мөхтәсибәтендә иң яхшы мәчет һәм зиратны билгеләделәр

10 сентябрь 2020 ел 15:00

Мөслим мөхтәсибәте Аллаһ йортларының халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендәге эшчәнлеге белән танышу, тәҗрибә уртаклашу һәм динебезне популярлаштыру максатында җирлектәге гыйбадәтханәләр арасында “Нурлы мәчет” конкурсы игълан иткән иде. Август аенда махсус комиссия райондагы мәчетләрне һәм чиркәүләрне карады. Бер уңайдан мәңгелек йортларыбызның торышына да бәя бирелде.

Рухи тәрбиядә бердәмлек кирәк

Бәйгенең исеменнән аңлашылганча, иң элек Аллаһ йортларының, аларның территорияләренең каралган һәм төзек булуына игътибар ителде. Чөнки беренче чиратта һәр нәрсәнең тышкы формасына, кыяфәтенә карыйсың. Бу яктан бәя биргәндә мәчетләре бик күркәм, төзек, территорияләре чиста, агач-куаклар, чәчәкләр утыртылган, үләннәре чабылган. Күпчелек мәчетләр, җәмәгать белән намаз уку урыны гына булып калмыйча, җанлы тормыш белән яши бүген: дини бәйрәмнәр үткәрелә, гарәп графикасына, ислам нигезләренә өйрәтү буенча укулар бара. Районның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов билгеләп үткәнчә, дин гыйлеменә өйрәтү буенча дәресләр барлык мәчетләрдә дә диярлек оештырылган. Әмма аерым җирлекләрдә дәресләргә йөрүчеләр саны гына аз икән. Быел да укуларны 1 октябрьдән башлап җибәрү бурычы куелды.

– Гыйлемле, дипломлы хәзрәтләребез бар. Алар берничә авылга йөреп укыта ала. Дин дәресләренә әлегә күбрәк хатын-кызлар йөри. Бер үк вакытта алар мәчетләрне бергәләп җыештыралар, чаралар үткәргәндә ярдәм итәләр. Ләкин безгә ир-егетләрне дә тартырга кирәк, – диде Расыйх хәзрәт.

Халыкка, бигрәк тә яшь буынга рухи тәрбия бирүдә җирлек башлыклары, дин әһелләре һәм авыл җәмәгатьчелеге кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уртак максатка ирешеп була. Вәрәшбаш, Баланлы, Тойгелде, Иске Карамалы, Әмәкәй, Мәлләтамак мәхәлләләрендә имам белән җирлек башлыгының бердәм эшләве, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең теләктәшлеге күзгә ташлана. Вәрәшбаш мәчетендә халыкка дини белем һәм тәрбия бирү 2004 елда ук башланган. Һәр елны мәчет яны курсларында зурлар һәм балалар өчен укулар алып барыла, җәйге айларда дини лагерьлар оештырыла. Болар турында аерым журналларда темалап язып барылган. Әмәкәй авылында үткәрелгән һәр дини чараның төгәл итеп теркәлеп барылуы да игътибарга лаек. Тойгелде авылы мәчетенең тарихы да тирәнтен өйрәнелгән, элеккеге муллалар һәм абыстайларның исемлеге барланган, күбесенең фотосурәтләренә кадәр тапканнар. Элемтә мәчетендә уздырылган чараларга дин кардәләребезнең күп йөрүе презентациядә яхшы күренде. Баланлы авылында да дини чараларның күп һәм нәтиҗәле үтүен, Аллаһ йортын төзекләндерү буенча күп эшләнүен әйтергә кирәк. Краснояр авылындагы “Габделхәбир” мәчете имамы Миңнулла Абдуллин әнә 1927 елдан бирле авылда хезмәт иткән указлы муллаларны барлаган, мәчетнең тарихын өйрәнгән. Шулай ук Елгабаш халкына хезмәт иткән имамнарны ачыклап, махсус стенд эшләгән. Кармыш һәм Ханзафәр нәселеннән булган муллалар буыны унсигезенче гасыр ахырына барып тоташа.

– Үткәннәрне барлау өчен мондый конкурслар үткәрүнең файдасы зур. Юкса, мөмкинлек була торып та динебез тарихын барларга күпләребез иренә. Авылларда өлкән буыннар исән булганда безгә күп нәрсәләрне сораштырып калырга кирәк, – ди Миңнулла хәзрәт.

Авылга бәя бирәсең килсә, зиратына кара

Районда 55 татар, 10 урыс, 4 мари зираты бар. Соңгы берничә елда мәңгелек йортларыбыз булган зиратлар торышына да игътибар артуын әйтергә кирәк. Аларны әйләндереп алу, картайган һәм биек агачлардан арындыру, зиратка илтүче юлларны, күперләрне төзекләндерү юнәлешендә күп эшләнгән. Бу эшләрнең конкурс булган өчен генә түгел, ә һәрдаим башкарылганлыгы күренә. Кайбер авылларда хәтта борынгы зиратларны коймалауга да алынганнар. Бу урында Тойгелде авылын мисалга китерү урынлы булыр. Биредәге борынгы зиратны койма белән әйләндереп куйганнар. Гамәлдәгесендә зират йорты төзелгән.

– Моңа кадәр чистартылмаган зиратларның да үләне яхшылап чабылган. Әле кул җитмәгән урыннар да бар. Бу бигрәк тә үзәктән ерак булган кече авылларда күзәтелә. Берничә бәләкәй авыл зиратын агач һәм үлән басып киткән. Безгә элекке имамнарыбызның каберләрен табып, ташларына язылган мәгълүматларны уку да күп нәрсә бирер иде, – диде ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов.

Соңгы елларда элеккеге дин әһелләренең каберләрен барлау, аларны тәртипкә китерү юнәлешендә эш җанланды кебек. Елгабаш авылында әнә муллалар һәм аларның гаиләләренең каберләрен тапканнар. Аларга рәшәткә һәм ташлар куелган. Бу изге эштә Миңнулла хәзрәт Абдуллин башлап йөрүен, спонсоры авылның игелекле улы Рәшит Хәбиров булуын әйттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре

“Нурлы мәчет” район конкурсы нигезләмәсе буенча Аллаһ йортларының тарихын өйрәнеп, аларда хезмәт иткән дин әһелләрен барлау, мәчетнең еллык эшчәнлеген чагылдырып презентация эшләү бурычы куелган иде. Әлеге шартны җиде мәхәллә генә үтәгән булып чыкты. Вәрәшбаш авыл җирлегеннән – ике, Әмәкәй, Баланлы, Михайловка (Элемтә авылыннан), Симәк, Тойгелде һәм Үрәзмәт авыл җирлекләреннән берәр презентация алынды. Урыннар да нәкъ менә алар арасында билгеләнде. Жюри әгъзалары мәчетләрнең тышкы һәм эчке кыяфәтенә, матурлыгына гына түгел, беренче чиратта җирлек халкына ислам дине нигезендә тәрбия бирү вазыйфасын ни дәрәҗәдә үтәүләренә игътибар итте. Нәтиҗәдә Вәрәшбаш авылы мәчете иң югары бәягә – Гран-прига лаек дип табылды. Беренче урында – Тойгелде авылының “Яшел мәчет”е, икенчедә – Баланлы авылының “Корбангали”, өченче урында – Әмәкәй авылының “Рәмзи” мәчете. Аларга акчалата премияләр дә бирелде.

Алмаш әзерләү мөһим

Конкурс барышында проблемалар да ачыкланды. Кайбер мәчетләргә ремонт кирәк. Әмәкәй мәчетендә әкренләп төзекләндерү эшләре башланган, әмма эш күләме зур әле. Симәк авылы мәчетендә якын арада ремонт эшләре башларга кирәк. Киләсе елда биредә ислам тарихында тирән эз калдырган Шәһиәхмәт хәзрәт укулары уздыру планлаштырыла, ИншаАллаһ. Республикакүләм үтәчәк бу чарага әзерлек йөзеннән дә шактый чаралар үткәрәсе бар.

Кадрлар мәсьәләсе дә хәл итүне сорый. Метрәй һәм Октябрь авылларында бүген имамнар юк. Яшьме, картмы – имамнар үзләренә дәвамчылар әзерләргә бурычлы. Бу абыстайларга да кагыла. Ислам динен таратуда янып йөргән гыйлемле яшьләрне үзләренә ярдәмче итеп алу, дини йолаларны башкарырга өйрәтү мөһим. Бу уңайдан бик матур үрнәкләр дә бар, билгеле. Озак еллар Үрәзмәт авылында имам-хатыйп вазыйфасын башкарган Мирзагабит хәзрәт Шәйгәрдановның, Вәрәшбаш авылы абыстае Тәзкирә апа Низамиеваның бу яктан күңелләре тыныч. Чөнки алар күптән инде үзләренә алмаш әзерләгән.

– Имамлык вазыйфасына дини уку йортларын тәмамлаган хәзрәтләрне җәлеп итү бик кирәк. Авылларның перспективасы булуын күрсәтү, аларга эшләү һәм яшәү өчен шартлар тудыру мөһим, – диде Расыйх хәзрәт.

Бүген районда 35 мәчет бар. Иске Чакмак авылында яңа мәчет төзү өчен фундамент салынган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана