КИУ мөгаллиме БИАда ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертацияне яклады

10 сентябрь 2020 ел 16:55
КИУ мөгаллиме БИАда ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертацияне яклады

Болгар ислам академиясендә шушы көннәрдә докторлык диссертацияләре якланды. Докторантура программасы буенча ике еллык укуларны тәмамлап, үзләренең фәнни эшләрен 9 кандидат тәкъдим итте. Алар арасында — Казан ислам университетының гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы өлкән мөгаллиме Алмаз Сафин. Аның докторлык диссертациясе “Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколыйның тәфсире “Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән” һәм аның ислам тәгълиматында алган урыны” темасына багышланды. Диссертация советының тавыш бирүе нәтиҗәсендә кандидатларның барысына да ислам фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелде.

Шул рәвешле, ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә бүгенге көндә 5 Татарстан имамы һәм мөгаллиме ия булды. Быел исә БИАга керүчеләр арасында 6 магистр һәм 7 докторант республика имамнары һәм мөгаллимнәре булып тора. Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук БИА докторантурасында белем ала. 

ТР МДН Болгар ислам академиясен гамәлгә куючыларның берсе булып тора. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы