Татарстан мөфтие Әлмәт ярыммарафонында катнашты

12 сентябрь 2020 ел 17:00
Татарстан мөфтие Әлмәт ярыммарафонында катнашты

Бүген, мөхәррәм аеның 24нче көнендә (12 сентябрьдә), Әлмәттә «TIMERMAN» ярыммарафоны узды. Россиякүләм ярышларның мәртәбәле катнашучысы булып кабат  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин торды. Гадәттәгечә йөгерү өчен республика мөселманнары башлыгы иң озын дистанцияне –  21,1 км араны сайлады. Мөфти хәзрәттән кала, массакүләм йөгерешләрдә Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов, шулай ук мөселманнар командасы катнашты. Инстаграмдагы үзенең рәсми @kamilhazrat битендә мөфти "бу йөгерешне яраткан республикама багышлыйм", дип хәбәр итте.

Камил хәзрәт Татарстанда узучы йөгерү ярышларын беркайчан калдырмый. Мисал өчен, агымдагы елның 8 августында Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты кысаларында «Әлмәт триатлоны – TIMERMAN» стартларында ул финишка уңышлы килеп җитте.  Элегрәк ул башка стартларда да актив катнашты. 2 августта мөфти Казанда "ЗаБег.РФ" синхрон дистанцион йөгерүдә чыгыш ясады. 2018 һәм 2019 елларда Казан милли ярыммарафоны кысаларында Камил хәзрәт 21,1 км дистанцияне йөгереп узды. 2019 елның язында «Казан марафоны»нда ул 42 км араны чапты. Шул ук елны Камил хәзрәт «Ночная Казань – 2019» йөгерешендә катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы