Мөфти “Ислам. Беренче адымнар”ны тәмамлаучыларга: “Иң мөһиме – гамәл һәм белемнәрне куллануда хикмәт”

15 сентябрь 2020 ел 18:27
Мөфти “Ислам. Беренче адымнар”ны тәмамлаучыларга: “Иң мөһиме – гамәл һәм белемнәрне куллануда хикмәт”

Бүген, Мөхәррәм аеның 27-нче көнендә (15-нче сентябрьдә), “Туган авылым” милли комплексында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Ислам. Беренче адымнар” проектының язгы-көзге сезонын ябу тантанасы узды.

Намазга һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча тизләтелгән курс язын башланып киткән иде, ләкин пандемия аркасында дәресләр дистанцион форматка күчерелде. Шулай итеп, 4 дәрес оффлайн режимда, ә 2 дәрес онлайн режимда үтте. Проектта барлыгы 140 кеше катнашты. Шунысы игътибарга лаек, сурдотәрҗемә ярдәмендә үткәрелгән чираттагы “Ислам. Беренче адымнар”га йөрүче үзенчәлекле укучылар саны да артты. Хәзерге проект кысаларында Ислам нигезләрен үзләштерергә 10 чукрак шәкерт йөрде.

“Ислам. Беренче адымнар”ны тәмамлаучыларга тәбрикләү сүзләрен җиткерергә Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Иң әүвәл сәламләү сүзе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул бу изге эштә ярдәм иткән волонтерларга һәм битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде.

Аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укучыларга мөрәҗәгать итеп, үзенең чыгышында ихлас теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

– Һәр фәнгә без аның турында Аллаһы Тәгалә нәрсә әйтүе аша карарга тиешбез, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. – Фәннең асылына төшенегез. Һәрбер предметта теге яки бу әйберне эшләгән фирманың үз билгесе бар. Шулай ук һәр җан иясендә аны Тәгалә яралтканлыгына “мөһер” бар. Мисал өчен, җиде муен кимерчәген алыйк. Кечкенә тычканның, зур жирафның муены да шуннан тора. Бу Яралтучының имзасы, бер төзелмәдән Ул теләгән бар нәрсәне яралта ала.

Аннары Камил хәзрәт катнашучыларга Габдуллаһ ибн Мөбарәкнең һәм сарык көтүе мисалында Аллаһы Тәгаләнең барлыгын танып белгән көтүче малайның гаҗәеп тарихын сөйләде.

Очрашу ахырында мөфти чыгарылыш тантанасында катнашучыларга үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде:

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «<…> Кемгәдер хикмәт бирелгән икән, (димәк,) аңа бик зур игелек бирелгән. <…>» (“Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсе, 269-нчы аять). Белем – иң мөһиме түгел. Белем Иблистә дә булган. Иң мөһиме – гамәл һәм белемнәрне куллануда хикмәт! Динне дөрес итеп аңлатырга кирәк.

Моннан тыш, “Ислам. Беренче адымнар”ны тәмамлаучылар мөфтигә кызыксындырган сорауларын бирә алды. Дәресләргә йөрүчеләрне пәйгамбәрләр тарихы, гыйбадәт төрләре, өстәмә рәвештә белем алу ысуллары һ.б. кызыксындырды.

“Беренче адымнар” дәресләренең соңгы көне тыңлаучыларның белемнәрен тикшерү белән тәмамланды. Ул интерактив формада узды. “Имтихан”нан соң курсларның ябылу тантанасы узды. Һәр катнашучыга « Ислам. Беренче адымнар»ны узу хакында таныклык тапшырдылар.

Очрашудан соң бәйрәм мәҗлесе – Коръән ашы узды.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты теләге булган һәркемгә тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген бирде. Барлыгы 6 дәрес узды. Шулай итеп, берничә атна дәвамында шимбә саен тыңлаучылар дога кылырга, намаз укырга өйрәнде, ислам нигезләренә төшенде, яулык ябу буенча мастер-класста катнашты һ.б.лар.

Беренче көнне үк һәр кешегә «Ислам. Беренче адымнар» эш дәфәре таратылды. Анда һәр мөселман белергә тиешле мәгълүмат киң катлау укучыларга аңлаешлы гади тел белән язылган.

Проект күптән түгел генә исламга килгән, еш кына нәрсәдән башларга кирәклеген, дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белмәгән мөселманнар өчен махсус тормышка ашырылды.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барылды. Һәр дәрестән соң, катнашучыларга бүләкләр өләшү каралган иде.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты беренче тапкыр мөфтият тарафыннан 2018 елда дәгъвәт эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырылды. Проектның бу сезоны дүртенче булды. Курсларда барлыгы 400гә якын кеше катнашты.

Фото – нәзарәтнең матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы