Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

21 сентябрь 2020 ел 09:41
Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

   20 сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә быел укырга керүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Чара илебездәге эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, санитар нормаларны үтәп оештырылды. Шулай итеп, Кукмара төбәге һәм якын тирәдәге районнар өчен  дини гыйлем бирү үзәге вазифасын үтәүче Кукмара мәдрәсәсе 23 нче уку елын башлап җибәрде.

   Җыен Коръән аятләре укып, дога кылудан башланды. Аннары сүз Кукмара районы мөхтәсибе ярдәмчесе Айрат хәзрәт Шәфигуллинга бирелде. Ул яңа укырга килгән шәкертләрне котлап, аларга дин белеме алуда уңышлар теләде.

   Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “Без экстремизмга каршы” айлыгы кысаларында мәдрәсә мөгаллиме Әхмәд хәзрәт Сафин «Террор һәм экстремизм – шайтан гамәле» дигән темага чыгыш ясады.  Мөгаллим Рифат хәзрәт Ибраһимов гыйлем алу фазыйләтләренә багышланган вәгазь сөйләде, мөгаллимә Рузилә абыстай Мәҗитова исә хатын-кыз талибәләргә үз нәсыйхәтләрен җиткерде.

   Соңыннан мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин мәдрәсә тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләп, уку-укыту программасы белән кыскача гына таныштырып үтте, алда торган бурычлар хакында бәян итте. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана