Якупов укулары Вәлиулла хәзрәт нигез салган «Иман» нәшриятының 30-еллыгына багышлана

22 сентябрь 2020 ел 11:58
Якупов укулары Вәлиулла хәзрәт нигез салган «Иман» нәшриятының 30-еллыгына багышлана

1 октябрьдә Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе уза. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе оештыра. Укулар танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә.

Быел фәнни-гамәли конференция үз заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган “Иман” нәшрияты оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырыла. Вәлиулла хәзрәт Якупов мөселманнарны берләштерүгә зур өлеш керткән күренекле мөселман дин әһеле, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе булып тора.

«IX Якупов укулары»нда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның, шулай ук зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Вәлиулла хәзрәт Якуповның фикердәшләре һәм дусларының катнашуы көтелә.  

Фәнни-гамәли конференциядә аерым блок булып мөселман белем бирү учреждениеләре вәкилләренең Вәлиулла хәзрәт Якуповның шәхесен тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак ачкан һәм “Иман” нәшрияты турындагы чыгышлары яңгыраячак. Шулай ук Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини уку йортларында уку-укыту программаларын төзүгә; сөнни дини тәгълиматны торгызуга керткән өлеше турында да чыгышлар көтелә.

Якупов укулары кысаларында шулай ук “Таян Аллага!” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы