Мөфтинең җомга нәсихәте: "Кеше Аллаһы Тәгалә биргән җанны гомере буе сакларга тиеш"

25 сентябрь 2020 ел 08:19
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Кеше Аллаһы Тәгалә биргән җанны гомере буе сакларга тиеш"

Кадерле дин кардәшләр! Мөхтәрәм милләттәшләр!

Аллаһының Расүле ﷺ «Исламда зарар кылу һәм (җавап итеп) зарарлык китерү юк» дип әйткән. Чын мөселман, камил мөэмин дәрәҗәсенә ирешер өчен, кешеләргә зыян-зарар китерүдән сак булырга, үзенә теләмәгән нәрсәләрне бүтәннәргә дә теләмәскә тиеш. Аллаһы Тәгалә һәр кешегә дә җанны әманәт итеп бирә. Әманәт – ул сакларга бирелгән әйбер. Ягъни җан – ул бик кадерле нәрсә. Кеше Аллаһы Тәгалә биргән җанны гомере буе сакларга тиеш. Җанны саклау ул үз-үзеңә зыян китерә һәм һәлакәткә алып бара торган бөтен нәрсәдән саклануны аңлата. Йә Раббым, һәммәбезне дә үз-үзебезгә карата һәм башкаларга да зарар китерүдән сакласаң иде!

Хәерле җомга көне теләп, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы