Минтимер Шәймиев Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Рәхмәт хатын юллады

25 сентябрь 2020 ел 11:00
Минтимер Шәймиев Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Рәхмәт хатын юллады

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Рәхмәт хатын юллады. Хатта Минтимер Шәрипович Татарстан мөфтиенең “Яңарыш” Республика Фонды эшчәнлегенә керткән зур хезмәтен билгеләп үтә.

“Сезгә “Яңарыш” Республика Фондының эшчәнлегенә ярдәм итүегез өчен олы рәхмәтебезне һәм тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Шунысы куанычлы: бүгенге көндә үз халкы тарихының һәм милли хәзинәсенең кадерен белгән барлык кешеләр тырышлыгы белән тергезелгән ядкәрләр яңадан үз бөеклегенә иреште. “Яңарыш” Республика Фондының игелекле эшләренә керткән өлешегез югары һөнәри осталык һәм киң күңеллелек үрнәге булып тора. Сезнең барлык игелекле гамәлләрегезгә уңышлар юлдаш булсын!” – диелә Рәхмәт хатында.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Яңарыш” Республика Фонды оешуга 10 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары уза. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да әлеге чараларда катнаша. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана