«Хозур» нәшрият йорты “30нчы җөз мәгънәви тәрҗемә белән” китабын бастырды

30 сентябрь 2020 ел 09:00
«Хозур» нәшрият йорты “30нчы җөз мәгънәви тәрҗемә белән” китабын бастырды

Коръәни Кәрим – мөселманнарның иң төп китабы. «Хозур» нәшрият йорты ТҖ мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, тикшерелгән мәгънәви тәрҗемәләрне тарату максатыннан, “30нчы җөз мәгънәви тәрҗемә белән” һәм “30-ый джуз со смысловым переводом” китапларын бастырды.

Коръәннең соңгы 30 нчы җөзе “Җөз гаммә” исеме белән билгеле. Бу 78 нче сүрәнең беренче сүзе. Коръән хафизлар Изге Китапны ятлауны әлеге өлешләрне өйрәнүдән башларга куша. 30 нчы йөздә мәгънәви тәрҗемәләр белән китерелгән кыска сүрәләр урын алган. Шунлыктан бу басма Коръәни Кәримне ятлауда бик тә файдалы булачак. Басма уңайлы шрифт һәм кулай бәя белән тәкъдим ителгән.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36нчы йорт.

Тел.: +7 960 072-74-63

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт.

Тел.: +7 (966) 250-00-09

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана