"Хозур ТВ" тапшырулар челтәренә Ислам турында Күвәйт сериаллары кертелә

13 октябрь 2020 ел 17:46
"Хозур ТВ" тапшырулар челтәренә Ислам турында Күвәйт сериаллары кертелә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» беренче мөселман телеканалы, чит илләрдәге Ислам динен тотучы  коллегалары белән элемтәләрне ныгытып, зәңгәр экраннар аша күрсәтелә торган тапшырулар күләмен арттыруны дәвам итә.

Шулай итеп, телеканал реклама һәм фильмнар төшерүче, танылган «Әл-МАХА» (Күвәйт) халыкара компаниясе белән телевизион сериалларны күрсәтүгә хокукларны бирү турында килешү төзеде. Хәзер тамашачылар Ислам турында матур һәм сыйфатлы күп серияле тарихи фильмнар карый алачак.

«Халид бин Вәлид»: пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нең бөек сәхәбәсе һәм үзенең барлык сугышларында җиңү яулаган гаскәри турында автобиографик сериал. 

«Ислам тарихыннан вакыйгалар»: Ислам динен кабул иткән беренче гасырларның каһарманлык чорына бөтереп алып кереп китүче сериал.

«Хәсән һәм Хөсәен»: Пәйгамбәребез ﷺ оныклары белән бәйле әһәмиятле тарихи вакыйгалар турында хикәя.

Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телеканалы командасы «Халид ибн Вәлид» сериалының беренче серияләрен профессиональ рәвештә тәрҗемә итә һәм тавышландыра башлады.

Билгеле булганча, «Хозур ТВ» эфирында 2018 елдан башлап «Юныс Әмре», «Гомәр бин әл-Хаттаб» кебек сериаллар уңышлы трансляцияләнә. Тиздән экраннарга шулай ук «Йосыф», «Изге Мәрьям» кебек сериаллар чыгачак.

«Хозур ТВ» сериалларын huzurtv.ru сайтында карагыз. Мобиль кушымтаны  App Store яки Google Play системаларыннан йөкләп алыгыз, кабель операторларының берсенә тоташыгыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана