Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Сирия дин әһеленең «Гаделлек үлчәве» китабын чыгарды

14 октябрь 2020 ел 14:34
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Сирия дин әһеленең «Гаделлек үлчәве» китабын чыгарды

Җәмгыятькә Исламның хакыйкый кыйммәтләрен аңлатуны һәм куркыныч агымнгарның һәлакәтле йогынтысыннан кисәтү традицияләрен дәвам итеп, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты, Дагыстан Республикасы мөфтияте белән берлектә, «Хакыйкатьне һәм ялганны аеру өчен гаделлек үлчәүләре» (“Весы справедливости для различения истины и лжи”) китабын чыгардылар. Хезмәт авторы – Әһлес Сөннә Вәл-Җәмагать галимнәренгең берсе, Сүрия дин белгече Габдел-Кадыйр Гайсә Дийәб.

Әлеге басмада автор, бары тик хакыйкый чыганакларына нигезләнеп, хәзерге җәмгыятьтә ваһһабчылык идеологиясе тарафдарлары тараткан ялгыш фикерләргә каршы төгәл җаваплар бирә, аларны кире кага. Хезмәттә гакыйдә, фикһ һәм усуль-фикһ, суфичылык һ. б. белән бәйле мәсьәләләр каралган. Китап мөселман динен өйрәнүчеләргә дә, укытучыларга да кызыклы булачак.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана