Мөфтинең җомга нәсихәте: "Тормыш сынаулары өметләрне өзү өчен сәбәп түгел"

16 октябрь 2020 ел 08:29
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Тормыш сынаулары өметләрне өзү өчен сәбәп түгел"

Хөрмәтле дин кардәшләр! Кадерле милләттәшләр!

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Һичшиксез, [чиккән һәр] авырлыктан соң җиңеллек бар. Һичшиксез, авырлыктан соң җиңеллек бар» («Әш-Шарх» (Ачылу) сүрәсе, 5-6нчы аятьләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ исә болай дигән: «Мөселман кешесенә нәрсә генә килсә дә - арыганлык, борчылу, күңелсезлек, кайгы-хәсрәт, хәтта берәр үсемлекнең чәнечкесе кадалса да, Аллаһы Тәгалә аңа моның өчен берәр гөнаһын ярлыкаячак». Тормыш сынаулары өметләрне өзү өчен сәбәп түгел, киресенчә,
алар бездә сабырлык һәм максатчанлыкны үстерә. Раббыбыз тормыш авырлыклары аша безгә Үзенә тагын да якынаерга насыйп әйләсә иде. 

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана