Татарстан мөфтие Ивановоның Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

23 октябрь 2020 ел 13:57
Татарстан мөфтие Ивановоның Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 6 нчы көнендә, (23 октябрьдә) Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсе мөфтие, Иваново өлкәсе татарлары Милли-мәдәни мохтарияте Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин чакыруы буенча Иваново шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез – дин кардәшләребез янына килде. Биредә Диния Нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен тәкъдим итү чарасы узачак. 

Изге җомга көнендә Камил хәзрәт иң элек Иваново шәһәрендәге Җәмигъ мәчетенә юнәлде. Җомга намазы башланганчы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең зур күләмле эшчәнлеге, Иваново шәһәрендәге Җәмигъ мәчетенең 2 нче бинасы төзелеше барышы белән танышты. Әлеге 4 катлы бинада өстәмә намаз уку заллары, Иваново татарлары тарихы музее, татар һәм гарәп телләрен өйрәтү сыйныфлары, мөселман товарлары кибете урнашачак. 

Аннан соң Камил хәзрәт Иваново шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә җомга намазын алып барды. Кунак булып килгән Камил хәзрәт дин кардәшләребез, шул исәптән, милләттәшләребез алдындагы вәгазен  Аллаһның Илчесе, сөекле Пәйгамбәребезнеңﷺ сөннәтенә иярү мөһимлегенә багышлады, шул чакта Пәйгамбәребезнең безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачагын ассызыклап үтте. Камил хәзрәт Мәүлид ае баруын искәртеп, мөселманнарның Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүенә шатлануын белдерергә тиешле дип нәсихәтләде һәм бу гамәлгә дәлилләр китерде.

– Кайчак бездән сорыйлар: “Ни өчен Раббыбыз безгә афәтләр, сынаулар җибәрә?” Афәтләр, сынаулар булмасын өчен Раббыбыз безгә ике юл күрсәтте, ягъни барлык чирләрдән Аллаһы Тәгалә дару бирә. Коръән аятендә алардан ике котылу юлы күрсәтелә: " И, Пәйгамбәр! Син араларында булган чакта, Аллаһы аларны җәзаландырмаячак. (Син араларыннан аерылгач та,) Алар (тирәсендә калган зәгыйфь мөэминнәр) мәгъфирәт сораган чакта да, Аллаһы аларны җәзаландырмаячак (“Әл-Әнфәл” сүрәсе, 33 аять). Шулай итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безнең арабызда булса, бернинди мәшәкать, проблема булмас иде. 

Әмма кемдер әйтергә мөмкин: Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу дөньядан ахирәткә күчеп китте. Ләкин мизгел саен Пәйгамбәребез салаватларга җавап кайтара икән, димәк, ул һәрвакыт исән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу дөньядан киткән булса да, аның сөннәте, күрсәткән юлы яши әле. Әгәр дә сөннәт буенча гамәл кылсак, зур мәшәкатьләр булмаячак, афәтләр килмәячәк. Икенче котылу юлы - истигъфар кылсак, Аллаһы Тәгалә газап җибәрмәс. Истигъфар ни дигән сүз? Раббыбызга тәүбә кылу, бер-беребездән гафу үтенү. Ләкин кайчак ул бик авыр була. Мәсәлән, Әбү Ләһәб бик тәкәббер кеше булган. Ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туганы булуга карамастан, аны кабул итмәгән. Бервакыт Кәгъбәтуллаһ янына килеп, ул шундый дога кыла: “Ий Раббым! Әгәр Мөхәммәднең сүзләре хак булса, күктән ташлар яудырып, безне үтер”. Ул: “Миңа мондый хакыйкать кирәкми, миңа үзем уйлап чыгарган, үземнең фикерләргә нигезләнгән хакыйкать кирәк”, – ди. Күп очракта безнең дин кардәшләребез дә Әбү Ләһәб сыман хакыйкатьне тыңламыйча, дәлилләргә нигезләнмичә, үз фикерләре буенча гамәл кылырга тырышалар. Бу кем гамәле? Бу – Әбү Ләһәбнең гамәле. Аллаһы Тәгалә барыбызны да шундый гамәлләрдән сакласын”.

Камил хәзрәт үз вәгазендә мөселманнарга Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр өчен рәхмәтле булырга тиешлеген, шул чакта Аның бу нигъмәтләрне тагын да арттырыр бирүен әйтте. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ хәдисен китереп, ул Аллаһ Илчесенең: "Әгәр Аллаһны сөйсәгез, минем арттан иярегез, шул чакта Аллаһ сезне яратыр, гөнаһларыгызны кичерер һәм сезгә карата мәрхәмәт күрсәтер", - диде.

Татарстан мөфтие Пәйгамбәребезнең тормышта иң яхшы сыйфатларга ия булуын искәртеп, Аллаһы Тәгаләнең безгә - мөселманнарга Пәйгамбәребез үрнәгендә тормыш алып барырга насыйп итүен сорап, дога кылып, вәгазен тәмамлады. 

Үз чыгышын тәмамлап, Камил хәзрәт җомга намазын җитәкләде. Аңа ияреп Иваново мәчетенә җыелган 1000гә якын мөселман җомга намазын укыды. Мәчет шыгрым тулы иде. 

«Иваново мөхтәсибәте» «Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте» Үзәкләштерелгән дини оешмасы 2013 елда теркәлгән. Җәмигъ мәчете Иваново шәһәрендәге  бердәнбер мәчет булып тора. Өлкәдә барлыгы 6 мәчет бар. 

Җомга намазыннан соң Камил хәзрәт Ивановодагы Милләтләр йортына юнәлде. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын тәкъдим итү чарасы узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана