Казанда мөселман волонтерлары Мәүлид ае уңаеннан промо-акция үткәрде

26 октябрь 2020 ел 17:31

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 9-нчы көнендә (26-нчы октябрьдә), сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән ае – Мәүлид уңаеннан Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә промо-акция үткәрелде. Акция барышында башкалабызның мөселман волонтерлары Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең саубуллашу хаҗындагы хөтбәсе язылган буклетлар өләште. Чара истәлекле урыннар – Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында, Кабан күленең яңа төзекләндерелгән яр буе зонасында узды. Волонтерлар беррәттән халыкка Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган айның мәгънәсен аңлатты бирде, яхшылык һәм игелек кылырга, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга чакырды. Әлеге листовкада хөтбә татар һәм рус телләрендә бирелгән. Ул нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында басылып чыкты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте промо-акцияне киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гомумкешелек әхлакый кыйммәтләрен үстерү, яшьләрдә рухи мөмкинлекләрне арттыру һәм милли-дини мираска кызыксыну уяту ниятеннән, шулай ук казанлыларның һәм шәһәребез кунакларының Мәүлид аеның әһәмиятенә, традицияләренә һәм ислам дине нәсыйхәтләренә игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана