Мөфтинең җомга нәсихәте: "Бер-беребезне Аллаһ ризалыгы өчен хөрмәт итик"

30 октябрь 2020 ел 08:20
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Бер-беребезне Аллаһ ризалыгы өчен хөрмәт итик"

Кадерле дин кардәшләр! Мөхтәрәм милләттәшләр!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дип әйткән: «Гәрәпнең гәрәп булмаганнан, гәрәп булмаганның гарәптән, кара тәнленең ак тәнледән, ак тәнленең кара тәнледән өстенлеге юк. Әмма Аллаһка иң якын булучылар – ул тәкъва булучылар». Милләтләр вә диннәр арасында тынычлыкны саклау бик мөһим, чөнки мөселман кешесе башка кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә була икән, кешеләр дә безнең динебез хакында яхшы фикердә булырлар. Иң зур дәгъват – ул безнең үз-үзебезне тотуыбыз, әдәпле булуыбыз, изгелек эшләвебез. Һәр халык үз дөньясы, үз гореф-гадәтләре, үзенең милли җаны белән яши. Аллаһ Раббыбыз безгә җаныбызны, тәнебезне, мал вә җирне, илне әманәт итеп бирде. Һәм без шушы әманәтне җиренә җиткереп сакларга тиешбез. Бәхетле яшик, бер-беребезне Аллаһ ризалыгы өчен хөрмәт итик, аңлыйк, яратыйк.

Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана