Кадерле дин кардәшләр! Мөхтәрәм милләттәшләр!
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дип әйткән: «Гәрәпнең гәрәп булмаганнан, гәрәп булмаганның гарәптән, кара тәнленең ак тәнледән, ак тәнленең кара тәнледән өстенлеге юк. Әмма Аллаһка иң якын булучылар – ул тәкъва булучылар». Милләтләр вә диннәр арасында тынычлыкны саклау бик мөһим, чөнки мөселман кешесе башка кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә була икән, кешеләр дә безнең динебез хакында яхшы фикердә булырлар. Иң зур дәгъват – ул безнең үз-үзебезне тотуыбыз, әдәпле булуыбыз, изгелек эшләвебез. Һәр халык үз дөньясы, үз гореф-гадәтләре, үзенең милли җаны белән яши. Аллаһ Раббыбыз безгә җаныбызны, тәнебезне, мал вә җирне, илне әманәт итеп бирде. Һәм без шушы әманәтне җиренә җиткереп сакларга тиешбез. Бәхетле яшик, бер-беребезне Аллаһ ризалыгы өчен хөрмәт итик, аңлыйк, яратыйк.
Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин