Мөфтинең җомга нәсихәте: "Раббыбыз динне аңлатучы имамнарны безгә бер маяк итеп бирде"

18 сентябрь 2020 ел 08:58
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Раббыбыз динне аңлатучы имамнарны безгә бер маяк итеп бирде"

Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Аллаһы Раббыбыз безгә динне һәм акылны бирде. Әмма гыйлемсезлек, динне үзеңчә аңлау – болар аяныч хәлгә китерергә мөмкин. Раббыбыз динне аңлатучы имамнарны безгә бер маяк итеп бирде. Алар – безгә хак юлны аңлатып, начар юлдан саклаучылар. Без һәммәбез дә күп гыйлем туплый алмыйбыз, әмма галим булган кешеләрдән сорый алабыз. Мөселман кешесе һәрвакыт үзен гыйлемгә багышларга тиеш. Алга үсәргә теләге булган кешегә бернинди дә куркыныч идеяләр янамый, чөнки аның буш нәрсәләргә вакыты калмый. Тик белемне теләсә нинди китаплардан, электрон форматта һәм ышанычсыз булган затлардан түгел, ә мәдрәсәләрдә рәсми имам, мөгаллимнәрдән алырга кирәк. Аллаһы Тәгалә безне бозык, адашу юлыннан саклап, дөрес юлга, мәгърифәт юлына ирештерсә иде.


Хәерле Җомга көне теләп, Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы