2020 елның 10 ае эчендә “Хозур” Нәшрият йорты 65 исемдәге төрле китаплар бастырды

17 ноябрь 2020 ел 09:32
2020 елның 10 ае эчендә “Хозур” Нәшрият йорты 65 исемдәге төрле китаплар бастырды

Россиядә иң эре мөселман нәшриятларыннан саналган “Хозур” Нәшрият йорты 2020 елның 10 ае эчендә 65 исемдәге төрле китап бастырды. Аларның гомуми тиражы 150 000 данә тәшкил итә. Басмаларның актуальлеген һәм укучылар арасында популярлыгын аларның сатылу күрсәткечләре дәлилли: китапларның 110 меңгә якыны сатылды. Бестселлерлар рәтенә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям шариф. Перевод смыслов” керә.

Билгеле булганча, Диния Нәзарәтендә 2013 елда барлыкка килгән “Хозур” Нәшрият йорты мөселман медиахолдингы сыйфатында да эшләп килә. Аның мәйданчыгында берничә массакүләм мәгълүмат чаралары чыга. Мисал өчен, агымдагы елның 10 ае эчендә рус телендә нәшер ителүче “Умма” газетасы 30 000 данә гомуми тираж белән, торгызылган мәшһүр “Дин вә Мәгыйшәт” газетасы 50 000 данә гомуми тираж белән һәм инкыйлабка кадәр чыгып килеп янә бастырыла башлаган имамнар өчен “Шура” журналы 20 000 данә гомуми тираж белән басылып чыкты.

Моннан тыш, “Хозур” нәшрият йорты интернет челтәрендә 7 онлайн-проектны чыгарып бара. Алар – Islam-today.ru (аны ел дәвамында 27 миллион кеше кереп укыды), Huzur.ru, Huzurtv.ru, Azan.fm, Huzurshop.ru, Darul-kutub.com электрон китапханәсе (2020 елда 102 иске китап, электрон форматка күчерелеп, сайтта урнаштырылды. Бүгенге көндә сайтта 1200 нән артык иске татар телендә дини китап бар), Terrora-net.ru сайтлары. Социаль челтәрләрдә исә, 1 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, “Хозур” нәшрият йортының – 32 һәм Диния Нәзарәтенең 5 аккаунтына язылучыларның гомуми саны 2 460 444 кешене тәшкил иткән.
2020 елда эшчәнлектә төп басым “Хозур ТВ” телевидениесенә ясалды. Быел анда 45 тапшыру, 1120 чыгарылыш әзерләнде, аларның гомуми күләме 300 сәгать тәшкил итте. YouTube сервисында контентны карау саны 180 млн 871 меңнән артып китте.

2020 елда “Азан” интернет-радиосы тулаем татар теленә күчте. Эфирга якынча 18000 тапшыру чыгарылды. Яңа профессиональ студиядә әзерләнгән проектлар хәзер «Тәртип Fm» һәм «Күңел» радиостанцияләренә дә яңгырый.

Гомумән алганда, Диния Нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты мәгърифәтчелек, экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү, фәнни, дини һәм тарихи әдәбият нәшер итү, татар дини мирасын саклау һәм популярлаштыру; мөселман медиапроектларын тормышка ашыру һ.б. өлкәләрдә эшчәнлек алып бара.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана