Татарстан мөфтие джиу-джитсу буенча Ульяновск өлкәсе чемпионатында җиңү яулады

22 ноябрь 2020 ел 15:58
Татарстан мөфтие джиу-джитсу буенча Ульяновск өлкәсе чемпионатында җиңү яулады

Рабигыль-ахир аеның 7-нче көнендә (22 ноябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ир-атлар арасында джиу-джитсу буенча Ульяновск өлкәсе чемпионатында катнашты. Әлеге чемпионатта Идел буе федераль округының күпләгән төбәкләреннән – Башкортстан, Татарстан республикасыннан, Самара, Ульяновск өлкәләреннән һ.б. барлыгы йөзгә якын катнашучы көч сынашты. Бу ярышларда Камил хәзрәт Сәмигуллин 77 кг үлчәү категориясендә катнашып, ветераннар төркемендә уңышлы чыгыш ясады һәм I урынны яулады. Ачык турнирда Татарстан данын яклап, 5 кеше I урынга, тагын 4 катнашучы призлы урыннарга лаек булдылар. "Без мондый ярышларда тәҗрибә туплыйбыз, осталыкны арттырабыз. Ветераннар төркемендә җиңүчеләрнең артуы сөендерә”, – дип билгеләп үтте тренер, ТР Джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин.

Джиу-джитсу буенча Ульяновск өлкәсе чемпионатында җиңү яулаучы һәм призлы урыннар алучы татарстанлылар:

85кг, ир-атлар:

Вәлиев Раиф I урын

Осипов Евгений II урын

Хәкимуллин Гадел III урын

62 кг, ир-атлар:

Мөхәмәдшин Инсаф I урын

Шәрипов Госман III урын

56 кг, ир-атлар:

Джомадов Камёб III урын

94 кг, ветераннар:

Арсланов Ирек II урын

85 кг, ветераннар:

Осипов Евгений I урын

77 кг, ветераннар:

Сәмигуллин Камил I урын

69 кг, ветераннар:

Досалиев Руслан III урын

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана