Татарстан мөфтие Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты

04 декабрь 2020 ел 17:00
Татарстан мөфтие Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты 
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Алар Үзбәкстанда изге урыннарны зиярат кылу туризмын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Үзбәкстанда мөселман дин әһелләре белән бәйле изге урыннар бик күп. Билгеле булганча, татарның күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани дә Бохарада белем алган. Аңа биредә узган ел I Халыкара зиярат-туризм форумы  кысаларында истәлек тактасы ачылды. Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Бохарада мәшһүр хәдис галиме Имам Бохариның укуларын уздырырга, гарәп телендә китапларын бастырырга тәкъдим итте. 
Камил хәзрәт Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриевка очрашу истәлеге итеп «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын – Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсен бүләк итте. Кунаклар да үз чиратында мөфтигә истәлекле сувенир тапшырды.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана